Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Александра Степанова 3,5 тонна кыяр саткан

Җирдән файдалана белсәң, аның һәр карышы табыш китерә ала. Иренмәскә генә кирәк. Сүз дә юк, өч тиен чыкмыйча, биш тиен керми.

Җирдән файдалану нияте белән эшкә тотынганда кирәк булачак җиһазлар мәсьәләсендә "Лизинг-грант" программасына исәп тотсаң - ялгышмыйсың. Ул - кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү буенча булган максатчан республика программаларының берсе. Районда дәүләт ярдәменә ышаныч баглап үз шөгыльләрен булдыручылар шактый.

Шәмәрдәндә Александра Степанова, мәсәлән, ике ел инде сатып алучыларны яңа өлгергән кыяр белән тәэмин итә. Былтыр "Лизинг-грант" программасы буенча төзелгән 192 квадрат метрлы теплицада 3,5 тонна кыяр үстереп саткан. Начар уңыш түгел бу. "Программага керү өчен катлаулы административ барьерлар аша үтәсе булмады, - диде Александра Григорьевна. - Тиешле документлар әзер булгач, рәсмиләштерү ягы тиз арада хәл ителде. Теплицаны безгә төзеп бирделәр. Бераз күңелгә ошап бетмәгән, килеп җитмәгән урыннары да бар. Үзебезгә эшләргә туры килгән булса, берникадәр иркенрәк тә итмәкче идек. Анысын алга таба уйлап бетерербез инде".

Александра "Эстафета" һәм "Гладиатор" сортлы 500 данә кыярны өйгә гыйнвар аенда ук утырткан. Февральдә теплицага күчергәннәр. Нәтиҗәдә 9 мартка инде сатуга кыяр чыгарганнар. Яшелчәчелекнең бөтен хикмәте шул: базарны иртә язда яуларга кирәк. Соңарсаң, кыярның бәясе төшә башлый, көтелгән табыш алынмый. Степанованың Шәмәрдәндә дәүләт ярдәме белән теплица корган көндәшләре дә бар. Шуңа күрә продукциянең сыйфаты турында да кайгыртырга кирәк. Моңа ирешелә, Степанова теплицасында минераль ашламаларсыз чиста экологик кыяр үстерелә. Яфракларында да бернинди авыру билгеләре күренми. Хәзер шәхси эшмәкәр Шәмәрдәндә 8 сәүдә ноктасына продукция чыгара. "Кыярны көн аралаш җыйнап алабыз, заказлар көн саен булып тора. Кибетләргә нигездә үзебез илтеп бирәбез. Килеп алучылар да бар",- ди А.Степанова. Бер караганда, кыяр үстерүнең әллә ни авырлыгы да юк кебек. Су сибәсең, тиешле температура режимы тотасың, шуның белән вәссәлам, дип уйлый кайберәүләр. Юк шул, әлеге яшелчәне үстерүнең үз серләре бар. Кешедән алдан уңыш алыйм дисәң, бигрәк тә. Хәзерге вакытта шәхси эшмәкәрнең төп ярдәмчеләре - төклетуралар. Былтыр чәчәкләрне кул белән серкәләндергәннәр. Быел бу мөһим эшне төклетуралар башкара. "Алардан башка һич мөмкин түгел,- ди Александра.- Үзе серкәләнә торган сортлар көткән уңышны бирми. Шуңа күрә төклетуралар сатып алдык. Тыныч кына очып йөриләр. Җылылык торбалаларын буяган идек, шуның исен генә өнәп бетермәделәр. Әнә шулай өйрәнәбез, тәҗрибә туплыйбыз. Кимчелекләрне төзәтә-төзәтә, эшне дәвам итәбез".

Районда теплица корып та, шушы көнгәчә яшелчә үстерү эшенә керешмәгән эшмәкәрләр дә бар икән. Аларга А.Степановадан үрнәк аласы иде. Самара өлкәсендәге авылы белән теплицада яшелчә үстерүче Гали ( Алькино) халкыннан киммени без.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев