Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алим аякка басты!!!

«Син күрәсен кеше күрмәс»,-диләр. Бу дөньяда һәркем үз тормышы, үз язмышы, үз сынаулары белән яши. Барыбыз да бүгенге көн белән яшибез, ә иртәгә нәрсә буласын, алда нәрсә күрәсен бер Аллаһы Тәгалә генә белә…

Март аенда, безне зур борчуга салып, кечкенә улыбыз Алим Нигъмәтҗанов авырып китте. Озак кына Казан хастаханәсендә дәваланганнан соң, безгә табиблар 2 миллион сумга төшәчәк операция кирәклеген әйттеләр. Үзебезнең көч белән генә әлеге сумманы туплау мөмкин булмагач, без «Саба таңнары» газетасы аша халыктан ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булдык. Бу дөньяда башкалар хәсрәтенә битараф булмаучы, изге күңелле кешеләрнең күплегенә без бәла белән күзгә-күз очрашкач тагын бер кат инандык. Мәрхәмәтле затлар ярдәме белән 259 меңнән артык акча җыйналды. 4 майда Санкт-Петербург шәһәрендә Алимыбызга катлаулы операция ясалды. Табиблар операциянең уңышлы булуына ышандырдылар, бер елдан кабат шул ук хастаханәдә операция ясалачак. Бүгенге көндә без дәвалануны өйдә дәвам итәбез. Язмышның зур сынавы алдында калган вакытта улыбызның сәламәтлеге өчен борчылып, безгә матди ярдәм иткән һәммә кешегә ихлас йөрәгебездән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ярдәм кулы сузучыларның һәрберсен санап бетерү мөмкин түгел. Учреждение, оешма-предприятие коллективлары, эшмәкәрләр, шәхси кешеләр, сыйныфташлар, күршеләр, туганнар, әти-әниләр, безгә бөтенләй таныш булмаган олы күңелле затлар, чит районнарда яшәүчеләр, кыскасы, безгә булышлык күрсәткән һәрбер кешегә чиксез рәхмәтләребезне әйтәбез. Кылган изге гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, тормышларыгыз имин, көннәрегез кайгы-хәсрәтсез, бәхет-шатлыкта узсын. Иң мөһиме- Ходай саулыктан аермасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев