Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Алтын ачкыч» күңелне ача [+фоторепортаж]

Саба үзәк китапханәсе каршында эшләүче «Мишә дулкыннары» әдәби клубының чираттагы утырышында элекке каләмдәшебез, кызыклы, гыйбрәтле язмышлы геройлары белән укучылары күңеленә тиз арада юл тапкан Гөлсинә Галимуллинаның сигезенче китабы белән танышу булды.

«Алтын ачкыч» дип аталган чираттагы басма танылган дин әһеле, Татарстанның баш казые, Балтач районы мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевка багышлана. «Моңарчы китапларымның төп геройлары төрле язмышлы хатын-кызлар иде, күңелемдә бик озак көчле ир-ат образы тудыру уе яшәде. Җәлил хәзрәт Фазлыев турында язарга дигән ныклы фикергә килеп, аннан хәер-фатиха алып, иҗат эшенә керештем. Иң мөһиме, хәзрәт үзе хакындагы әсәрне ошатты», - дип сөйләде автор. Клуб әгъзалары әлеге әсәр буенча фикер алышып, югары бәя бирделәр. Шунысын да әйтеп узыйк, 2014елда Брюссельда узган Сабантуйда Гөлсинә Галимуллинаның китаплары милләттәшләребезгә бүләк ителде һәм алар аның иҗатын яратып кабул иттеләр. 2015 елда Бельгиядә узган татар мәдәнияте көннәрендә аның китапларыннан оештырылган күргәзмә белән социаль челтәрләр аша танышкан идек. Гөлсинә Галимуллина 28 июньнән 26 июльгә кадәр Бельгия татар җәмгыяте чакыруы буенча милләттәшләребез белән аралашачак.
Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев