Арташ һәм Олы Нырты авылы механизаторлары да имтихан тапшырды [фото]
Район хуҗалыкларында чәчүлекләрне кабул итү бара.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында оештырылган комиссия вәкилләре, белгечләр һәм авыл җирлеге башлыклары төркемнәргә бүленеп кырга чыкты. Чәчүлекләрне барлаганда хуҗалыклардагы кыр батырлары да билгеләнә.
Бу көннәрдә Арташ һәм Олы Нырты авылы механизаторлары да имтихан тапшырды. Төгәлрәге, "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге кыр эшендә катнашкан механизаторлар белән берлектә чәчүлекләргә бәя куя.
-Чәчүлекләрне кабул итүдә белгечләр дә, механизаторлар да катнашты һәм акт төзелде. Иң югары - 65 баллны җыйган һәр механизаторга төп хезмәт хакыннан тыш 30 процент өстәмә акча түләнә, - ди хуҗалык җитәкчесе Ильяс Дәүләтҗанов. - Бергәләшеп бәя кую да икеләнерлек урын калмасынга оештырыла. Хезмәт хакы эшнең сыйфатына карый, азрак балл җыючының премиясе дә ким чыга.
Ә югары балл өчен тырмалау, культивацияләү, чәчү, катоклау эшләрен төгәл, җиренә җиткереп үтәү кирәк. Моннан тыш әле кырның чисталыгы һәм тишелешкә дә аерым билге куела. Хәтта үзең орлык чәчкән басудан ташны да җыярга кирәк. Монысы агрегатларны саклау чарасы күрү дә. Чөнки, кырда калган ташлар чәчүлекләрне эшкәрткәндә дә, урып-җыю вакытында да комачаулый, техникага эләксә, аны сафтан чыгара. Кырдан таш җыйган өчен кызыксындыру чарасы булдырганнар. Бер тонна ташка 800 сум түләнә.
Мисалга, Нырты бригадасы ягында механизатор Рафис Шәйдуллин чәчкән борчак кырына авыл хуҗалыгы белгече булмаган кеше дә югары бәя бирер иде. Билгеле, боларга җир әзерләгән башка механизаторларның да тырышлыгы кергән. Борчак үсентеләре тигез тишелеше белән куандыра. Арасында чүп үләне дә юк, туфрактагы дым да күңелне күтәрә. Комиссия хуҗалыкның төрле бүлекчәләрендә урнашкан арыш, арпа, борчак, күпьеллык үлән басуларын да карады. Тигез тишелеш алмаган басулар да күренде. Чәчү артыннан каток кертелми калган басуларның да үзгәлеге күзгә чалынды.
- Агу сибеп бетергәч, шушы ук комиссия яңадан басуны тикшереп чыгачак. Анысында агу сиптерүчеләрнең хезмәтенә бәя куела. Урак барышында чәчүдә катнашучылар һәм өлкән яшьтәге механизаторлар, культивациядә эшләүчеләр, агулаучылар белән берлектә комбайнчыларның эшен тикшерү оештырылачак. Монысы югалтуларга юл куелмасын өчен, - ди хуҗалык җитәкчесе.
Тагын бер үзгә басуга юлыктык рейд барышында.
-Узган ел 150 гектарда эксперимент ясап караган идек, масса бик әйбәт чыкты. Быел 400 гектарда чәчтек. Монда бер эздә борчак, икенчесендә катнашазык солы, арпа, бодай чәчелгән. Барысын бергә кушып чәчкәндә, борчак үсми кала. Шуңа борчакны аерым рәткә чәчтек, җыйганда диагональ буенча урыла да, массаның сыйфатын арттыра. Борчак терлек азыгы өчен менә дигән аксым. Болай чәчүнең мәшәкате күбрәк, әмма җылы яңгырлар булып үскәндә сыйфаты нәтиҗәле, - дип таныштырды җитәкче.
Малларга яшел үлән чабып ашатыла. Ильяс Дәүләтҗанов әйтүенчә, көнгә 11 тонна арыш урып, төп азыкка кушыла. "Яшел масса малларга кышлык өчен витамин тупларга яхшы. Арышны яшел масса өчен өстәмә чәчәбез", - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев