Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Атасы да түгел, үрчемәсеннәр дә

Саба пекарнясында смена иртәнге сәгать 4ләрдә алышына. Берәүләр эшкә килә, икенчеләре кайтып китә. Менә шул кешеләр әле йокыда чакта, урамнарда, икмәк пешерергә баручылардан тыш, өере белән этләр дә йөргәли.

Каршыңа килеп чыксалар, урап алсалар, әлбәттә, ялгыз хатын-кыз пошаманга төшә. Куркуын сәбәп итепме яки хикмәт башкадамы - бер икмәк пешерүче эштән китәргә гариза язган хәтта. Моның каршына этләр иртәнге 4тә Овражная урамы буйлап елгадан килеп чыкканнар. Аллам сакласын! Алардан ничек котылырга белмәссең. Элегрәк, ичмасам, аталар иде аларны. Әйтик, 2010 елда, Саба шәһәр җирлегендә 112 эт юк ителгән булган. Әмма аларны кызганучылар һәм яратучылар да бар. Малай чакта эт оясы табып, балаларын кочакка алып сөйгәнебезне, ашатырга сөт-ит, ипи ташыганны яхшы хәтерлим әле. Әмма бу хакта авыл Советы да белгән. Каяндыр китерелгән аучының эт балаларын һавага чөеп җибәреп атып үтергәнен ерактан 7-8 малай күз яшьләре белән елый-елый карап торганыбыз һич онытылмый. Хәзер хайваннарны яклау оешмалары барлыкка килгәндә, мондый ерткыч юл белән проблемадан котылу кыен.

Бу очракта редакция этләр белән очрашкан­да үзеңне ничек тотарга кирәклеге ту­рын­да киңәш кенә би­рә ала. Беренчедән, алар "кур­­ку исе"нә бик сизгер һәм ишарәләрне бик яхшы аңлый, шуңа күрә эмоцияләрне бик күр­сәтмәскә тырышырга ки­рәк. Шулай ук кычкырып сөйләшүче, алпан-толпан килүчеләр дә эт­ләр күңеленә ятып бетми. Әгәр дә эт инде һөҗүм итәргә әзерләнгән булса, берүк, йөгерә күрмәгез, бу очракта аңарда арттан аулау инстинкты уяна. Ә төп киңәш шул: бер дә кирәкмәскә эт асрамаска, балаларны урамнан көчек күтәреп кайтудан тыярга кирәк.Урам этләре мәсьәләсе җыен саен диярлек күтәрелә һәм аларны шәхси хуҗалыкларда тоту кагыйдәләрен үтә­мәү­челәргә чаралар кү­реләчәге турында әйте­лә. Былтыргы җыенда Байлар Сабасында күпме эт-мәче асралуы турында мәгълүмат та җиткерелде. Кырдагы иясез этләр үрчүен киметү өчен шәх­си хуҗалыкларда то­­тыл­ганнарын һәрчак бәйдә булуы шарт. Сте­риль­ләш­терергә теләү­челәр ветеринария бер­ләш­мә­сендәге махсус пунктка мөрәҗәгать итә ала.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев