Әтиләр көне белән!
Кичә, бүген, иртәгә

Әтиләр көне белән!

Әтиләр көне уңаеннан да район хакимиятеннән тәбрикнамә килеп иреште:

«Календарьда тагын бер күркәм бәйрәм барлыкка килде – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән октябрьнең өченче якшәмбесе  Әтиләр көне дип игълан ителде.  Гаиләнең ныклы те­рәге, ышанычы, таянычы, яклаучысы  булган барлык әтиләргә дә әлеге матур бәйрәмдә изге теләкләр генә юлдаш булсын. Һәрвакыт какшамас рухлы, нык бәдәнле, батыр йөрәкле булып калуларын,  саулык-сәламәтлек, озын гомер, якыннары арасында иң кадерле, хөрмәтле кеше булып яшәүләрен телибез», –  диелә котлауда.


Нет комментариев