Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Авыл киләчәгенә өмет

2012-2013 уку елыннан Балалар иҗат үзәге укучыларда эзләнү эшенә кызыксыну уяту, туган якка мәхәббәт, патриотизм хисе тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү максатында "Авылым: бүген һәм иртәгә" район конкурсы оештырды.

Барлык сыйныф укучылары катнаша алган бәйгегә видео, инша, проект эше номинацияләрендә барлыгы 55 эш кабул ителде. Җиңүчеләр арасында Шәмәрдән лицееннан өч укучы булу безне бик сөендерде. Алар бирелгән тема буенча инша язган Адилә Котдусова, Ильяс Вәлиуллин һәм Ләйсән Йосыпова (укытучылары - А.Кәримова, Г.Вәлиуллина, Э.Галиуллина). Укучылар туган авылларының киләчәген матур һәм ышанычлы кулларда булуын исбатладылар.

Энҗе Галиуллина,

Шәмәрдән лицее укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X