Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Авыл җыеннары Олы Кибәче һәм Иске Икшермә авыл җирлекләрендә дәвам итте

Фәнил Мәүлетов фотолары. 20 гыйнвардан авыл һәм шәһәр җирлекләрендә җыеннар башланды. Җитәкчеләрнең халык белән хәл итәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүләре нәтиҗәләре агымдагы елга куелачак бурычларның нигезе итеп алыначак. Фәнил Мәүлетов Җирле үзидарәләрнең 2013 ел эшчәнлекләре нәтиҗәләренә багышланган җыеннарның иң беренчесе Ике басу Арташ мәдәният йортында үтте. Арташ авыл җирлеге башлыгы...

Фәнил Мәүлетов фотолары.

20 гыйнвардан авыл һәм шәһәр җирлекләрендә җыеннар башланды. Җитәкчеләрнең халык белән хәл итәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүләре нәтиҗәләре агымдагы елга куелачак бурычларның нигезе итеп алыначак.

Фәнил Мәүлетов

Җирле үзидарәләрнең 2013 ел эшчәнлекләре нәтиҗәләренә багышланган җыеннарның иң беренчесе Ике басу Арташ мәдәният йортында үтте. Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов халык алдында хисап тотып, күпкырлы эшчәнлеген якларын яктыртты, җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрнең хәл ителешенә тукталды. Җыеннарда чыгышлар һәрвакыт демографик вәзгыятьне анализлаудан башлана. Бу урынлы да: халык саны кими икән, муниципалитетларга финанслау да аз була, яңа төзелешләр мәсьәләсен күтәрү дә кыенлаша. Шунысы куанычлы, 2013 елда җирлек биләмәсендә балалар тууының бераз артуы, ә үлем-җитем очракларының кимүе күзәтелгән. Ә яшьләр читкә китмәсен өчен эш урыннары кирәк. Быел Ике басу Арташ авылында роботлаштырылган сыер фермасы ачылуы исә авылда хезмәт шартларына да уңай йогынты ясый. Җирлектә халыктан сөт җыйнау да яхшы оештырылган. Нәтиҗәдә былтыр арташлылар 15 миллион сумлык сөт сатып, гаилә бюджетларын тулыландырганнар. Шул ук вакытта шәхси хуҗалыклар үз куллануыннан арткан терлек итен сатуда шактый кыенлык кичерә. 2013 елгы җыенда хәзерләүләр эшенә кагылышлы рәвештә күтәрелгән мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән.

Җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдә бюджеттан каралган акча гына җитми. Өстәмә керем чыганаклары булуы, гражданнар инициативасы, башлап йөрүе мөһим. Җирлектә шуның бер уңай мисалы: 2012 елда Олы Арташта техникалы кешеләр үз көчләре белән урам тигезләү эшенә алынганнар. Дөрес, шул эштә катнашкан техниканы капка төбендә тотучыларга штраф түләргә туры килүе халыкта күпмедер ризасызлык тудырган. Әмма таләп шундый.

-2014 елга чыккач та, капка төбендәге техниканы алдыру буенча эш башладык,- дип сөйләде А.Әгъләмҗанов.- Ике-өч көн эчендә 15ләп техника алынды. Шулай ук җирләрне рәсмиләштерүне дә җитди таләп итәсе була. Язга чыгуча, чисталык мәсьәләсе алгы планга куелачак.

Шулай ук җыенда катнашучылар үзләре дә җитәкчеләргә, элеккечә әйтсәк, байтак наказлар бирделәр. Арташлыларда ел саен медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты белән бәйле сорау булмый калмый. Былтыр ул яшь бала күтәреп анализ өчен кан бирергә чират торуга кагылышлы иде. Быел исә халык табибка күренү өчен кире якка - Иске Икшермә амбулаториясенә йөрүгә караганда Сабага баруның җайлырак икәнлеген аңлатырга тырышты. Язлы Арташта яшәүчеләр балалар бакчасы, яңа медпункт сорадылар. Шулай ук Олы Арташ төп мәктәбенә балалар автобусы өчен гараҗ кирәк.

Шул ук кичтә җыен Олы Нырты мәдәният йортында булды. Авыл җирлеге башлыгы Рафис Сәфәргалиев демографиягә кагылышлы китергән һәм слайдта күрсәтелгән саннар уйландырырлык иде. Җирлектә ел буена бары өч бала туган. Урта Нырты, Чәбия-Чүрчи авылларында бәби алып кайтучылар гомумән булмаган. Соңгы ике елда бары 3 никах теркәлгән. Мондый табигый үсеш дәвам итсә, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов әйткәнчә, 10 елдан урта мәктәптә 30 гына укучы белем алачак дигән сүз. Дөрес, халык киләчәккә ышаныч белән яши. Унбер хуҗалык авыл хуҗалыгы кредиты (барысы 1,8 миллион сумлык) алып, йорт-җирен яңарткан. Рифат Зыятдинов гаилә фермасы оештырып, ике кешегә эш урыны булдырган һәм ай саен 100 мең сумлык сөт тапшыра. Аның фермасына керү өчен махсус программа нигезендә юл салына калса, Завод-Ныртыда яшәүчеләр дә ота дигән сүз (Р.Зыятдиновның фермасы авылның аргы башында урнашкан).

Җыеннарда катнашучыларның сорауларына район башлыгы Рәис Миңнеханов тәфсилле җавап бирде. Әйтик, хезмәт хакларын банк пластик карталары ярдәмендә алучыларга февраль аеннан соң Сабага баруның кирәге калмый. Моның өчен почта бүлекчәләренә терминаллар урнаштырылачак. Сатып алучыларны алдау очраклары булганда, халык кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнлеген белеп торсын өчен кибетләргә кулланучыларның хокукларын яклау белгеченең телефон номерын язып куярга тәкъдим ителде. Сораулардан күренгәнчә, су хисаплагач күрсәткечләрен бердәм исәп-хисап үзәгенә җиткерү тәртибе дә халыкка ошап бетми. Йә хәбәр итәргә онытыла, йә шалтыратканда телефонны алучы булмый. Хәзер мәсьәлә бу эшкә җаваплы вазифаи затлар катнашында өйрәнелә һәм нәтиҗәсе халыкка җиткереләчәк.

Өченчекөн җыеннар Олы Кибәче һәм Иске Икшермә авыл җирлекләрендә булды. Халык җирле үзидарә җитәкчеләренең хисабын тыңларга бердәм килгән иде. Бигрәк тә Иске Икшермә авыл җирлегендә яшәүчеләр активлык күрсәтте. Сораулары да күп иде: үзәктә спорт комплексы төзү, Иске Икшермә клубын спорт ярышлары өчен яраклы итеп үзгәртү, интерактив телевидение өчен техник шартлар булдыру, җәяүлеләрнең урамнарда иминлеген тәэмин итү, пассажирларга хезмәт күрсәтү мәсьәләләрен күтәрделәр. Халыкны күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә килгән квитанцияләрдәге аңлашылмаган графалар, Сабадагы кайбер учреждениеләрдә бәдрәфләрнең ябык булуы да борчый.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X