Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бала пособиеләре артты

2013 елның 1 гыйнварыннан яшь балалы гаиләләргә бирелә торган барлык төр пособиеләр 1,055 коэффициенты белән индексацияләнде.

Әйтик, баланы яшь ярымга кадәр тәрбия¬ләү өчен бирелә торган айлык пособиенең минималь (ими¬ниятләштерелмәгән затлар өчен) күләме беренче балага былтыр 2326 сум булса, быел 2453 сум 93 тиен, ә икенче балага 4907 сум 85 тиен түләнәчәк.
Шулай ук бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособие күләме дә артты. Ул узган ел 12405 сум 32 тиен булса, 2013 елдан 13087 сум 61 тиен тәшкил итәчәк. Әлеге индексация 2013 елның 1 гыйнварыннан соң туган балаларга гына кагыла.
Йөклелекнең иртә срогында (12 атнага кадәр) хатын-кызлар консультациясенә исәпкә баскан эшләүче булачак әниләргә бер тапкыр түләнә торган акчаның күләме 490 сум 79 тиен (2012 елда - 465,2 сум) булды.
Ирләре хезмәткә алынган йөкле хатыннарга бер тапкыр түләнә торган пособие күләме 19645 сумнан 20725,6, аларның балаларына айлык пособие 8419 сумнан 8882,4 сумга артты.
Бала тәрбияләгән өчен уртача хезмәт хакыннан чыгып билге¬ләнә торган пособиеләр индексацияләнми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала пособиеләре