Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Балачак» балалар бакчасы балалары САБА ипподромында

30 апрель көнне, икенче кечкенәләр һәм уртанчылар - мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бик дулкынландыргыч мизгелләр кичерделәр, чөнки без Саба ипподромында булып, чабышкы атларны күзәттек.

Атлар барысы да бик зифа һәм матур, аларны тәрбияләүчеләр арасында безнең бакчага йөрүче балаларның әти-әниләре дә бар. Игнатова Кира Николаевна, мәсәлән, ипподромда инструктор булып эшли. Ул һәр атның холкын белеп, аларны бик яратып тәрбияли, шуңа да һәрберсе турында бик кызыклы итеп сөйләде. Бу сәяхәт балаларга бик мавыктыргыч булды, беренчедән алар атлар тормышы белән һәм аларны караучы һөнәре белән таныштылар, үзара дустанә аралашып, бердәмлек хисе тәрбияләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев