Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Балачак" балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме [+фоторепортаж]

1 июнь балаларны яклау көне "Балачак" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен зур бәйрәм булды.

Әлеге матур көнне без үзенчәлекле үткәрергә уйлап, балалар өчен милли бәйрәмебез - САБАНТУЙ үткәрдек. Иртәнге яктан ук, әти-әниләрне сабыйлары белән капка түреннән бирнәләр белән, күңелле сабантуйга багышланган җырлар белән каршы алдык. Балалар да, кичтән үк якыннары белән әзерләгән бирнәләре белән, күчтәнәчләре белән килделәр һәм озак та көттермичә зур бәйрәмебез башланып та китте. Әлеге бәйрәм балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру, үзара дуслашу һәм берләштерү, уеннар аша сөйләм телен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, милли спорт уеннарына кызыксыну уяту максатыннан оештырдык. Сабантуй йоласы буенча иң, элек, бәйрәмне гармунчылар парады ачып җибәрде. Соңыннан, мәйданыбыз түрендә, зурлар төркеме балалары сабан батырларына багышлап музыкаль сәламләү комозициясе башкардылар. Заманча биюләр, САБАНТУЕНА багышланган җырлардан соң бәйрәмнең кульминацион өлешенә дә күчтек. Балалар матур итеп бизәлгән спорт мәйданчыгына уздылар һәм милли уеннарыбыз башланып та китте. Һәр төркем балалары "Су ташу", "Капчык сугышы", "Калак белән йомырка ташу", " Чүлмәк вату", "Капчык киеп йөгерү", "Таяк тартышу", "Эстафета", "Аркан тарту", "Көрәш" кебек уеннарда катнашып күңел ачтылар. Бәйрәмдә бер бала да бүләксез калмады, әти-әниләре һәм бакча хезмәткәрләре ярдәме белән тупланган бирнәләр сабантуй рухын тагы да күәтләп күңелләрне күтәрде. Музыка җитәкчесе Сафина Мәдинә Ш., физик культура инструкторы Закирзянова Айгөл Р. Һәм тәрбиячеләр тарафыннан оештырылган әлеге чара балалар күңелендә озак сакланыр дигән теләктә калабыз.

Әлеге тамашаны "Саба дулкыннары" телевидениясе дә төшерде һәм эфирга ул 3 июнь көнне, сәг. 17.30 га чыгачак дип көтелә. ТВ эфирларын күзәтеп барыгыз һәм карарга онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев