Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Байлар Сабасында яшәүче Рәхимә Нигъмәтҗанова табигать сулышын тоя [+фоторепортаж]

Ул табигатьнең һәркемгә дә күренмәгән серләрен белә, бөтен кеше дә күрә алмаган нечкәлекләрен тоя. Табигать тә үзенең тугры дустына серләр дөньясын тагын да киңрәк ача, могҗизалары белән сөендерә кебек.

Байлар Сабасында яшәүче Рәхимә Нигъмәтҗанова һәр­кем­гә таләпчән, үз фәненең бөтен нечкәлекләрен белгән укытучы-остаз буларак таныш. Укучыларын тирән белемле итү өчен бөтен көчен, йөрәген, вакытын биргән мөгаллимәнең кечкенәдән табигатькә мөкиббән булуы яңалык түгел. Туган авылы Көекнең чирәмендә аунап, болындагы һәр үсемлеккә, җан иясенә сәлам биреп үскән кызны табигать гел үзенә тарта. Булачак һөнәре аны үзе сайлый: кыз КГПИның география факультетының биология бүлеген тәмамлый. 42 елдан артык Олы Шыңар, Шекше, Саба мәктәбендә укучыларга белем бирү дәверендә мөгаллимәнең табигатькә булган мәхәббәтен үзенә күчергән укучылары санын әйтүе кыен. Хезмәт юлында ирешкән уңыш-казанышлары, 30 ел буе мәктәпнең тәҗрибә-җитештерү участогында маң­гай тире тамган куанычлы хезмәт нәтиҗәләре хакында күп язарга булыр иде. Шунысын гына әйтү дә җитәдер, тәҗрибә участогы күп еллар дәвамында Республика буенча 1 урын яулап, андагы үсемлекләр Мәскәү күргәзмәсендә (ВДНХ) урын алып, тынгысыз мөгаллимәнең фидакарь хезмәте Халыкара бүләк - Сорос премиясе белән бүләкләнә.
«Табигать - минем чын дустым, ул - тормыш әлифбасы. Мин - җир кешесе. Җирдә кайнашырга, төрле үсемлекләр үстерергә яратам. Алар минем күңелемне дәвалыйлар, җаныма, тәнемә шифа бирәләр, авылымны сагынганда мин аларга карап юанам», - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев