Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Белешмә алу – тиз эш [+фотолар]

Бүгенге тормышта нинди дә булса статус яки хокук алу зарурлыгы туган икән, кешедән белешмә сорый башлыйлар. Кайчандыр суд хөкемендә булмавыңны раслаучы документ та шулар исәбенә керә хәзер. Андый белешмәне моннан биш ел элек мәгариф, тәрбия эшчәнлеге белән бәйле, медицина, мәдәният, социаль яклау учреждениеләренә эшкә керергә теләүчеләрдән, шулай ук опека рәсмиләштерүчеләрдән...

Бүгенге тормышта нинди дә булса статус яки хокук алу зарурлыгы туган икән, кешедән белешмә сорый башлыйлар. Кайчандыр суд хөкемендә булмавыңны раслаучы документ та шулар исәбенә керә хәзер. Андый белешмәне моннан биш ел элек мәгариф, тәрбия эшчәнлеге белән бәйле, медицина, мәдәният, социаль яклау учреждениеләренә эшкә керергә теләүчеләрдән, шулай ук опека рәсмиләштерүчеләрдән һәм башка кайбер очракларда сорый башладылар. Әмма суд хөкемендә булмау турында документны 2015 елның апреленә кадәр эчке эшләр органнарына барып гариза язганнан соң гына бирәләр иде. Хәзер бу процедура шактый гадиләштерелде һәм белешмәгә заказ бирү өчен күпфункцияле үзәкләргә дә мөрәҗәгать итәргә була. Кыскасы, дәүләт хезмәте электронлаша бара.

Өченчекөн Сабадагы күпфункцияле үзәктә халыкның яңа төр хезмәт белән кызыксынуын арттыру максатында "Ачык ишекләр" көне дә үткәрелде. Үзәк белгече Римма Фазлыева хезмәт күрсәткән "тәрәзә" янында клиентлар гел булып торды. Руфина Рәхимуллина Курсабаш авыл җирлегеннән килгән иде. "Хөкемдә булмавым турында белешмә миңа эшкә керү өчен кирәк. Монда әле беренче генә килүем, хезмәттән канәгать. Тиз арада кабул иттеләр",- диде ул. Сабадан Рафис Габдуллин үзәк эшенә карата уңай фикердә булуын әйтте.

Чыннан да, гаризаны кабул итүгә регламент буенча 15 минут бирелсә, Р.Фазлыева 5-10 минутка да сыеша. Ул инде эшли башлаганнан бирле 97 клиентка хезмәт күрсәткән. Үзәккә әлеге төр хезмәттән файдалану өчен килүченең шәхесе расланганнан соң, телефонына дәүләт хезмәтләре порталында киңәйтелгән форматта теркәлү өчен махсус код килә икән. Теркәлгәннән соң хөкем ителмәгәнлегең турында белешмәне Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегеннән барып алырга туры киләчәк. Дәүләт хезмәт­ләре порталында киңәй­телгән форматта файдалану өчен код алу алга таба транспорт чараларын, утлы коралларны да электрон юл белән теркәү өчен гариза язу мөмкинлеге бирәчәк, дип аңлаттылар эчке эшләр бүлегендә.

Ф.Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев