Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Кар озаграк ята икән, уҗымнар хәлсезләнә"

Уҗымнарның ни хәлдә булуы игенчене генә түгел, авыл кешесенең һәммәсен дә борчый.

Көзге культуралар кышны ничек чыккан? Чәчүлек орлык яхшы сакланганмы? Шушы сорауларга җавап эзләп, район авыл хуҗалыгы идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Васил Кәбировка мөрәҗәгать иттек.

-Көзге культуралар район буенча 7475 гектарда чәчелгән иде. Шуның 6472е - арыш, 660ы - көзге бодай, 343е - тритикале. Уҗымнарга кышлар өчен температура начар булды дип әйтеп булмый. Аларның халәте ай саен тикшерү үтә. Хуҗалыкларда монолитлап, анализ алып, бүлмә температурасында үстереп карала. Ничәсе үсеп китә, күпмесе исән кала, шуннан чыгып аның чыдамлылыгы билгеләнә. Шулай ук "Россельхозцентр" тетразол ярдәмендә тикшерә. Уҗымнардагы шикәр составын да билгелибез. Үсемлектәге шикәр аның иң кирәкле, туендыручы матдәсе. Ул безнең уҗымнарда 21-23 процентны тәшкил итә, бу әйбәт күрсәткеч. Көзге культураларның торышы канәгатьләнерлек. Әмма тынычланырга ярамый, җирнең кардан ачылган чагы иң четерекле вакыт. Беренчедән кар озаграк ята икән, уҗымнар хәлсезләнә, кардан арынгач салкыннар булса өшү куркынычы да бар.

Орлыкчылыкка килгәндә, район буенча тупланган чәчү материалы да начар сыйфатта түгел. Язгы чәчүләрне уңышлы алып барып чыгу өчен 62 мең центнер чәчүлек орлык кирәк, хәзерге вакытта 85 мең центнер кондицияле орлык әзерләнгән. Шуның 17 проценты элиталы, 73 проценты репродукцияле симәнәләр. Хәзерге вакытта алар фитопатологик анализга тикшерелә - агулау юлларын билгеләү өчен авырулар белән зарарлану дәрәҗәләре билгеләнә. Шул анализлар нигезендә орлыкларның чәчү алдыннан нинди препаратлар белән эшкәртергә кирәклеге ачыклана. Әгәр орлык 15 процентка кадәр генә зарарланган икән, биологик юл белән генә дә эшкәртергә мөмкин. Бу максатларда Планриз, Алирин, Низорин препаратлары тәкъдим ителә. Зарарлану дәрәҗәсе аннан да югары булганда, химик препаратлар яки аларның катнашмалары кулланыла. Орлыкны эшкәрткәндә сыйфатка бик зур игътибар бирергә кирәк. Химик препаратлар белән температура 5-6 градустан югары булганда, апрель азакларында, биологик юл белән чәчү алдыннан гына эшкәртү мөһим. Хуҗалыклар чүчүлек орлыкны үзләре әзерләүгә ирешсәләр дә, кукуруз орлыгын сатып алырга туры килә. Быел мәсәлән, 140 тонна кукуруз орлыгы кирәк. Шуның йөз тоннасы тупланды, калганын сатып алып өчен килешүләр төзелә. Кукуруз орлыгының төп өлешен Кубаньның үзеннән һәм аның Балтач районындагы "Азык" җәмгыятеннән алына. Хуҗалыкларга ышанычлы сатучылардан гына алырга киңәш итәбез. Быел шулай ук, суданка үләнен игү мәйданнарын арттыру күздә тотыла. Моны 2 мең гектарга якын мәйданда җаваплылыгы чикләнгән "Саба" җәмгыяте хуҗалыкларында игүне планлаштырабыз. Беренчедән бу үлән корылыкка чыдам, икенчедән үзебездә җитештерелгән орлыгы бар. Узган ел 350 гектарда игелгән иде.

(Язманы тулысынча газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы эшләр уҗым язгы чәчү көзге культуралар россельхозцентр тетразол