Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бесланны онытырга ярамый

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә.

Моннан 12 ел элек барыбызны да тетрәндергән Беслан мәктәбе фаҗигасе безне берләштерә, уяу һәм бердәм булырга чакыра. Терроризмның таралуы ул - Россия­неке генә түгел, халыкара проблема. Шул ук уңайдан районның мәгариф учреждениеләрендә балалар иминлеге айлыгы үткәреләчәк. Мәгариф идарәсе боерыгы белән расланган чаралар планы нигезендә мәктәпләргә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә җәлеп ителәчәк, террорчылык куркынычы туганда укучыларны эвакуацияләү буенча күнегүләр, сыйныфларда "Иминлек дәресләре" үткәрү күздә тотыла. Шулай ук 3 сентябрьдә "Экстремизмга - юк" дигән темага бердәм республика дәресләре үткәрүгә дә әзерлек алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев