Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Безнекеләр – Халыкара олимпиадада

Агымдагы уку елында фән олимпиадаларында районыбыз укучылары актив катнаштылар һәм зур җиңүләр яуладылар.

310 укучы район күләмендә призлы урыннарга лаек булды. Шулардан 96 укучы республика бәйгеләрендә катнашып, барлыгы 52 урын яуланды: 4 укучы җиңүче, 48 укучы призер булды һәм белемнәренең ныклыгын тагын бер кат исбатлады. Бу уку елында татар теле буенча Халыкара фән олимпиадаларында 4 призлы урын яуланды. Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабында Иштуган, Кибәче, Завод-Нырты урта мәктәпләре һәм Шәмәрдән лицееннан ун укучы көч сынашты.

Дүрт укучы призлы урыннар алуга иреште: Олы Кибәче урта мәктәбеннән Нәркизә Юзеева (укытучысы Ә.Гафиятова) - 1нче урын, Шәмәрдән лицееннан Илсаф Габизов (укытучысы Р.Сабирова) - 2нче урын, Иштуган урта мәктәбеннән Роза Макарова (укытучысы Л.Маркелова) - 3нче урын һәм Шәмәрдән лицееннан Тимур Маркелов (укытучысы Л.Маркелова) - "Габдулла Тукай иҗатын иң яхшы белүче" номинациясендә җиңүче. Алар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев