Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген 12 август көнне Саба җамигъ мәчетендә балаларның рухи һәм сәламәтләндерү ялы төгәлләнү уңаеннан чыгарылыш бәйрәме узды [+фоторепортаж]

Өч атналык ял вакытында балалар дин нигезләрен өйрәнделәр, алган гыйлемнәрен төрле конкурслар, викториналар аша ныгыттылар.

Барлыгы 80ләп бала шөгыльләнде биредә. Шулай ук алар өчен көн саен «Аш-су» җәмгыятенең «Таң» кафесында хәләл ризык әзерләнде. Ул көнне чыгарылыш бәйрәмендә дин әһелләре, балаларның остазлары белән бергә әти-әниләре дә катнашты. Һәр төркем мөгаллим- мөгаллимәләр Илдар хәзрәт Яхъя, Алмаз хәзрәт Гаянов, Рөстәм хәзрәт Зиннуров, Алмаз Галимҗанов, Тәнзилә

Йосыпова, Гөлинә Вәлиева, Зөләйха Нурахмәтова,Инҗилә Хуҗина җиткәчелегендә мәчеттә үзләштергәннәрне күрсәттеләр- Коръән сүрәләре укыдылар, вәгазь сөйләделәр, малайлар азан әйтеп, намаз укыдылар. Ахырдан һәр балага күчтәнәч пакетлары таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев