Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Болгариядә су басып, меңләгән турист бүленеп калган

Яңгыр Варна, Добрич, Велико Тырновода һ.б. кайбер урыннарда аеруча зур зыян китергән Болгариянең Кранево, Албена курортларында көчле яңгырлар явып, меңләгән турист шуннан чыга алмый калган. "Фокус-Варна" радиосына беренчесенең хакимият башлыгы Румен Николов бу хакта, 5 меңләп бала ял иткән лагерьларда электр уты, су юк, тулаем, балалар кайнар ризык, минераль су...

Яңгыр Варна, Добрич, Велико Тырновода һ.б. кайбер урыннарда аеруча зур зыян китергән


Болгариянең Кранево, Албена курортларында көчле яңгырлар явып, меңләгән турист шуннан чыга алмый калган. "Фокус-Варна" радиосына беренчесенең хакимият башлыгы Румен Николов бу хакта, 5 меңләп бала ял иткән лагерьларда электр уты, су юк, тулаем, балалар кайнар ризык, минераль су белән тәэмин ителгән, шулай да, уңайсызлыклар сизелерлек, дигән.

Албена курортында 6 отельдә ял итүчеләр бүленеп калган, отельләрнең берсенең нигезен су юдырып "ашаган", хәзер берничә йөз кешене эвакуацияләү эшләре алып барыла, дип белдергән Варна ТV.

Шул хакта "ИТАР-ТАСС" хәбәр таратты. Шушы 2 курортта вазгыять контрольда, кунакларны кирәк нәрсәләр белән тәэмин итәбез, безнең консуллыкка ярдәм сорап россияле туристлар мөрәҗәгать итмәде әле, ял итүче туристларга турыдан-туры берни янамый, дигән РФның Варнадагы генераль консулы Юрий Соловьев.

Яңгыр Варна, Добрич, Велико Тырновода һ.б. кайбер урыннарда аеруча зур зыян китергән. Хәзергә рәсми рәвештә 13 кеше, шул исәптән балалар, - 10сы Варнада, 3се Добричта - үлгәне расланган. Коткару операцияләре уздырыла.

Һәлакәт корбаннарын искә алу өчен, 23 июньдә Болгариядә матәм көне игълан ителгән, ил буенча матди ярдәм җыела.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев