Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чәчү батырын кыры билгели [+фоторепортаж]

Район Сабан туенда мак­таулы пьедесталга күтә­релүче механизатор­лар­ның исем­нәре нәкъ менә шушы чара барышында ачык­лана да инде. Сабантуйда үрнәк итеп телгә алынучы хуҗалыкларның хез­мәтенә бәя кырлары торышына да карап бирелә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, хуҗалык белгечләре, ме­­ха­низаторлар шушы көн­нәрдә чәчүлекләрне кабул иттеләр. Белгечләр чә­чүлекләрнең куелыгын, тирәнлеген, ашлама кертелүен, чи...

Район Сабан туенда мак­таулы пьедесталга күтә­релүче механизатор­лар­ның исем­нәре нәкъ менә шушы чара барышында ачык­лана да инде. Сабантуйда үрнәк итеп телгә алынучы хуҗалыкларның хез­мәтенә бәя кырлары торышына да карап бирелә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, хуҗалык белгечләре, ме­­ха­низаторлар шушы көн­нәрдә чәчүлекләрне кабул иттеләр. Белгечләр чә­чүлекләрнең куелыгын, тирәнлеген, ашлама кертелүен, чи калган урын­нарны тикшерәләр, кырларның тигезлеген, чисталыгын, багана төп­ләренең эшкәртелүен күз­дән кичерәләр, басу культурасын да исәпкә алалар. Әлеге җаваплы эшне комиссия 29-30 май көннәрендә башкарды. Игеннәрнең тишелешен ка­бул итү комиссиясе быел ике төркемгә бүленеп тикшерде.
Бәяләү эшләре дүшәмбе көнне "Игенче" хуҗалы­гының Эзмә, Шекше һәм "Саба" җәмгыятенең Явлаштау бригадасында узды. Комиссиядәгеләр иң элек Эзмә бригадасының 120 гектарлы борчак кырын карадылар. Борчак культурасы бер квадрат метрда 115-120 данә булса, тишелеш яхшы икәнлекне күрсәтә. Әлеге басуда нәкъ, таләпләргә туры килгән кадәр тишелеш күзәтелде.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев