Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада көзге чәчү тәмамланү алдында [+фото]

Районыбыз игенчеләре көзге культураларны барлыгы 8500 гектар мәйданда чәчәргә уйлый.

Шуның 7 мең гектарын арыш, калганын көзге бодай биләячәк. 29 августка планлаштырылганның 7 мең гектарында чәчү эшләре башкарылган инде. Чәчүлек орлыклар һәр хуҗалыкта да тишелеш буенча тикшерү узган, чәчү алдыннан биологик препаратлар белән эшкәртелгән. Арышның "Тантана", "Татьяна" сортлары игеләчәк. Шулай ук быел районның ике хуҗалыгында сынау үткән яңа "Подарок" сортының мәйданнарын арттыру да күздә тотыла. Әлеге культура быел "Саба" җәмгыятенең Тимершык бригадасында һәм "Урта Саба" җәмгыятендә игелеп, гектарыннан уртача 44 центнер уңыш белән куандырды. Көзге чәчүдә барлыгы 5 агрегат һәм югары җитештерүчән 8 заманча чәчү комплексы эшли.
Көзге чәчүне "Туган як", "Симет", "Болгар", "Урта Саба" җәмгыятьләре, "Саба" җәмгыятенең Мичән, Тимершык бригадалары, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторлары беренчеләрдән булып төгәлләүгә дә иреште.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев