Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эш башлаучы фермерлар программасында катнашуга заявкалар кабул ителә

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү" ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермерлек) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуга заявка кабул итә башлый, диелә тармак министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сөт терлекчелеге, мөгезле эре терлек симертү, ат, сарык, кәҗә үрчетү, дуңгызчылык, кошчылык тармакларына, бөртекле, кузаклы һәм терлек азыгы культуралары үстерү белән шөгыльләнүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк. Шулай ук бәрәңге, яшелчә үстерә, бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучыларга да финанс ярдәм бар.

Заявкаларны һәм документларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кабул итә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев