Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эшкә - иртәнге 3нче яртыдан [+фоторепортаж]

"Игенче" җәмгыяте җи­тәк­­чесе Алмаз Зарипов машинасы белән траншея янына килде дә, текә үр шикелле булып торган сенаж өстенә менеп тә китте.

Азык сыйфатын чамалап карауның иң гади ысулы шушы икән. Тиешенчә тапталса, сенажда тәгәр­мәчләр эзе калмый. Машинага сенаж өсте асфальттан үткән кебек тоелды. Димәк, массаны "Т-150" тракторында таптаучы Дамир Каюмовка, бу эшне төнге сәгатьләрдә башкаручы Марсель Нә­биуллинга уңай бәя дигән сүз. Контроле дә көчле шул. Зоотехник Марс Вәлиев сенажны влагомер белән тикшереп кенә тора. Шундый контроль астында 1100 тонна сыешлы траншеяны инде тутырып та куйганнар, икенчесенә сала башлаганнар. Яшел массаны Шекше өстендәге ерак басуда булган көнне 1нче сменада Рашат Әхәтов, Рәлиф Гәрәев, Әгъзам Исхаков, Азат Галимов, өйләдән соң Динар Газизов (фотода), Мөнир Сафиуллин, Әнис Нотфуллин, Рөстәм Сөнгатов ташый иде. Сенажның сыйфаты Рөстәм Газияновның "Ягуар" комбайнындагы (1сменада Динар Әхмәтҗанов) 300 литрлы су савытына салынган консерванттан башлана. "Шушы савытка 5 төргәк препарат салына, бер сменага 1,5 кило тотыла. Сенаждан тәмле ис килеп тора",- дип аңлатты Р.Газиянов.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев