Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Эшлекле очрашу" [+фото]

Янә бер уку елы тәмамланыр чак җитә. Беркемгә сер түгел, белем һәм тәрбия бирү заманча технологияләр аша алып барыла, гомумән, балаларны олы тормышка әзерләү елдан-ел камилләшә. Икенче төрле әйткәндә, көндәшлеккә сәләтле шәхес формалаштыру буенча зур эшләр башкарыла.

Бу уңайдан гимназиядә зур эшләр башкарыла. Директорыбыз Айгөл Шакирҗановна инициативасы белән бу уку елыннан иртәнге сәгатьләрдә эшлекле аралашу, икенче төрле әйткәндә, "Деловой завтрак" оештырыла башлады. Районыбызның күренекле шәхесләре, оешма җитәкчеләре, әдәбият-сәнгать әһелләре белән чын күңелдән сөйләшүгә төрле сыйныфлардан укучылар чакырыла. Беренче эшлекле сөйләшүне гимназия директоры үзе башлап җибәрде.

Иртәнге сәгатьләрдә шулай ук кунакта Саба гимназиясендә озак еллар рус теле һәм әдәбияты укыткан, профсоюз оешмасын җитәкләгән ветеран укытучыбыз Физия апа Шәйхетдинова, Сорос премиясе иясе, озак еллар биология фәненнән белем һәм тәрбия биргән ветеран укытучыбыз Рәхимә апа Нигъмәтҗанова, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе директоры, бездә белем алган Әлфия апа Мөбәрәкова, Татэнергосбыт акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Рафил абый Галимҗанов белән эшлекле сөйләшүләр булды. Чакырылган кунаклар арасында Саба шагыйрәсе Эльмира Гыймаева да бар. Ул балаларны кызыксындырган сорауларга сәнгать аша, үзе иҗат иткән шигырьләре аша җавап бирде, иҗаты белән таныштырды, олы тормышта кирәк булган белем алуга омтылыш һәм әхлак тәрбиясенә зур игътибар бирде. Алар үзләре һәм үзләре җитәкләгән коллектив турында, һөнәрләр дөньясы белән таныштырдылар, шулай ук бу тормышта лаеклы үз урыныңны табу юлларын сөйләделәр. Тормышта лаеклы урыннарын тапкан һәм илгә-көнгә игелекле хезмәт күрсәтүче олуг шәхесләр үрнәгендә тәрбияләү - заман таләбе. Әйе, гимназиябез -белем учагы гына түгел, чын тормыш мәктәбе ул.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X