Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эзләр

Кояшлы, матур көн. Олы юлдан автобус ашыкмый гына бара. Балаларны ярышка илтә. Машина эчендә кеше аз, шуңа бик тыныч. Мин тәрәзә ягына борылып утырдым. Күзләрем белән юл һәм агачлык арасындагы тар гына араны айкыйм. Күпереп торган кар юрганы төрле эзләр белән чуарланып беткән. Әнә бер куян, каенлыктан чыгып, юлга таба...

Кояшлы, матур көн. Олы юлдан автобус ашыкмый гына бара. Балаларны ярышка илтә. Машина эчендә кеше аз, шуңа бик тыныч. Мин тәрәзә ягына борылып утырдым. Күзләрем белән юл һәм агачлык арасындагы тар гына араны айкыйм. Күпереп торган кар юрганы төрле эзләр белән чуарланып беткән. Әнә бер куян, каенлыктан чыгып, юлга таба юнәлгән. Аның эзен асфальт юл бүлгән. Бер ягында эзләр югалган да икенче якта тагын пәйда булган. Куян үткән җирнең урта бер җирендә вак-вак таплар барлыкка калгән. Бу, мөгаен, тычкан эзедер. Төнлә азык эзләргә чыккан җиреннән күп маҗараларга юлыккан ул. Каенлыкка юнәлгән җиреннән аны дусты туктаткан. Озак вакыт бер урында таптанып торгач, икәүләшеп юлларын дәвам иткәннәр. Ләкин аларга бүген уңыш елмаймаган. Каршыларына чыккан төлке тычканнарның юлын үзгәртергә мәҗбүр иткән. Берникадәр баргач, алар кар астына чумган. Ә арттан иснәнеп барган төлке аларның эзләрен югалткач мәшәкатьләнеп тормаган, азык эзләргә дип, икенче якка юл тоткан. Ә монда ул билгесез тарафка барган чаңгы эзләренә тап булган. Тар гына пар тасма озын булып сузылып киткән... Күзләремә бик матур бизәк чалынды. Рәссам пумаласы белән ике якка тигез итеп сызгалап алган күк. Таныйм бит мин аны: кош канаты эзе ул. Кар өстеннән йөгереп үтүче тычканны эләктерергә өстән ук шикелле атылып төшкән дә канатларының очлары бизәк ясап калдырган.

Кар өстендә эзләр күп һәм төрле. Менә гаҗәп: шундый кечкенә генә җирдә дә нинди зур тормыш кайный.

Сөмбел Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев