Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эзмә мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары табигать безнең ярдәмгә мохтаҗ, дип уйлый

Яз җитү белән, без ихаталарны,бакчаларны, шулай ук үзебез белем һәм тәрбия алган мәктәбебез тирәсен, чишмәләрне чүпләрдән арындыра башлыйбыз, чистартабыз. Бәйрәм алдыннан мәктәбебез укучылары , укытучылары һәм техник хезмәткәрләр язгы өмәдә катнаштылар. Югары сыйныфлар территорияне чүп-чардан чистарттылар, спорт мәйданчыгын, стадионны тырмалап чыктылар. Парникка үсентеләр күчереп утырттылар. Авылларыбыздагы чишмә яннарын җыештыру буенча...

Яз җитү белән, без ихаталарны,бакчаларны, шулай ук үзебез белем һәм тәрбия алган мәктәбебез тирәсен, чишмәләрне чүпләрдән арындыра башлыйбыз, чистартабыз. Бәйрәм алдыннан мәктәбебез укучылары , укытучылары һәм техник хезмәткәрләр язгы өмәдә катнаштылар. Югары сыйныфлар территорияне чүп-чардан чистарттылар, спорт мәйданчыгын, стадионны тырмалап чыктылар. Парникка үсентеләр күчереп утырттылар. Авылларыбыздагы чишмә яннарын җыештыру буенча да эш башкарылды. Бу өмәдә башлангыч сыйныф укучылары да читтә калмады.

Әйе, безнең һәрберебез табигатебезнең чисталыгы турында даими кайгыртып торырга тиеш. Табигать - туган йортыбыз. Җир анабызга аз гына саксыз кагылсаң да ул җимерелергә, уалырга гына тора. Шуңа күрә ул безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Без аны күз карасы кебек сакларга тиешбез. Моны беркайчан да истән чыгармыйк. (фотолар сайтта)

Эльвира Кәримуллина, Гөлфия Һадиева,

Эзмә урта мәктәбе укытучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев