Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Файдалы каникул: июнь аенда 265 укучы төрле оешма-предприятиеләр белән килешү нигезендә эшли

Җәйге каникул дәвам итә. Каникулны файдалы үткәрергә теләгән укучылар җәйге ялны хезмәт белән бергә үреп алып бара.

Бүген егет-кызларны районыбызның күп оешма-предприятиеләрендә очратырга була.

Мәсәлән, Сабаның «Аш-су» кулланучылар җәмгыятендә җиде кыз эшкә урнашып, район­дашларыбызны тәм­­ле ризыклар белән сый­лауда үзләреннән өлеш кертәләр. Булачак хуҗабикәләр әлеге җәм­гыятьтә хатын-кызлар өчен бик тә мөһим хезмәт күнекмәләре алсалар, шул ук вакытта гаилә бюд­жетына сизелерлек файда да китерәләр. Хез­мәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Данис Габтерахманов әйтүенчә, үзәк аша укучыларның счетларына 1700 сум, бюджет учреждениеләре 6525 сум акча күчерәчәк.

Ә уңган кыз-егетләргә һәркайда эш табыла. Саба гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Гөлгенә Саматова «Кулинария» кибетендә кибетче ярдәмчесе булып эшли. Эшен яратып, күңелен биреп башкаруы кызның һәр сүзеннән аңлашыла. Кибетче Гөлнар Нигъмәтҗанова да ярдәмчесеннән канәгать. Динә Дәүлиева һәм Айгөл Гаянова «Чулпан» ка­фе­сында хезмәт куялар. «Апалар ни кушсалар - шуны башкарабыз, бәрәңге әрчибез, савыт-сабалар юабыз, пилмән-мантылар ясыйбыз, салатларга яшелчәләр ту­рый­быз», - диләр кызлар.

Әлбәттә, үзең эшләп тапкан акчаның кадерле дә, бәрәкәтле буласына да ышаналар. «Куллары эшкә ятып тора» - ди алар турында өлкән повар Гөлфия Мөхәммәтҗанова. «Шатлык» балалар бакчасында да җәйге ялларын хезмәт белән үреп алып баручы кызларны очраттык. Саба гимназиясенең 8 сыйныф укучылары Гөлназ Му­сина, Лиана Якубова июнь башыннан тәрбияче ярдәмчеләре булып эшкә керешкәннәр. Кызларның икесе эш сәгатьләрен тәмамлап, өйләренә кайтып киткәннәр иде.

Әле беренче ел гына хезмәт биографияләрен башлаган Гөлназ, Лиана нәниләр дөньясында эшләүләренә бик шат. «Бәләкәчләр берсеннән-берсе кызык, шулар белән мәш киләбез, тәрбиячеләргә киендерергә, чишен­де­рергә булышабыз, чис­талык иң беренче чиратта тора», - диләр кызлар. Өлкән тәрбияче Миләүшә Нурисламова да кызларның эшеннән канәгать.

Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге әйдәп баручы баш инспекторы Гөлинә Низамиева әйтүенчә, июнь аенда 92 оешма, шәхси эшмәкәр белән укучыларга эшкә урнашу өчен өчьяклы килешү төзелгән. Мәсәлән, «Туган як» җәмгыяте - 8, «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесе - 23 укучыны эш белән тәэмин итәчәк. Кыскасы, хезмәт тәрбиясе - көн кадагындагы мәсьә­ләләрнең берсе. Олы тормышка әзерлек нәкъ менә бүгеннән башлана.

Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр иткәнчә, июнь аенда 265 укучы төрле оешма-предприятиеләр белән килешү нигезендә эшли. Җәйге каникулда барлыгы 800 баланы эшкә урнаштыру бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев