“Фермага килгәнемә үкенмим“
Әгәр "Гиннесс рекордлар китабы"на Кибәче бүлекчәсеннән сыер савучы Гөлсинә Фазылованың исеме дә язылса, һич тә аптырап калмагыз. Күптән түгел республика күләмендә узган сыер савучылар ярышында катнашып кайтты ул. -Хәзер чиләккә савышлы савым аппаратлары белән эшләмибез бит. Районда узган савымчылар ярышында да бер әзерлексез катнаштым. Республика бәйгесендә исә бер тапкыр да...
Әгәр "Гиннесс рекордлар китабы"на Кибәче бүлекчәсеннән сыер савучы Гөлсинә Фазылованың исеме дә язылса, һич тә аптырап калмагыз. Күптән түгел республика күләмендә узган сыер савучылар ярышында катнашып кайтты ул.
-Хәзер чиләккә савышлы савым аппаратлары белән эшләмибез бит. Районда узган савымчылар ярышында да бер әзерлексез катнаштым. Республика бәйгесендә исә бер тапкыр да күрмәгән аппаратны сүтеп җыярга туры килде. Сүтеп җыйгач, эшли икән, мине Гиннесслар китабына кертәсегез була, дидем оештыручыларга, - дип шаярта Гөлсинә.
Тәҗрибәле кеше әзерлексез дә ярышларда каушап калмый. Гөлсинәдә тәҗрибәдән тыш, җитезлек, кыюлык, максатчанлык та җитәрлек. Егерме дүрт ел буе сөтбикәләр арасында кайнашып яшәгән терлекче төнлә уятып ярышка алып китсәң дә, беренчелекне алып кайтачак. Районда узган савымчылар ярышында да аңа тиңнәр булмады. (Тулы язманы газетабызның 31 август санында укый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев