Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Физкультурачылар көне белән!

Хөрмәтле физкультура укытучылары, тренерлар, гомерен балалар сәламәтлеген ныгытуга багышлаган ветеран укытучылар, район данын яклаучы спортчыларыбыз, спорт сөючеләр! Бәйрәмегез уңаеннан эчкерсез котлаулар, изге теләкләр кабул итеп алыгыз. Саба спортчыларының районара, республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында катнашып, призлы урыннар алуы - физкультура укытучыларының үз эш­ләренә фанатларча бирелүе, тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Районда да...

Хөрмәтле физкультура укытучылары, тренерлар, гомерен балалар сәламәтлеген ныгытуга багышлаган ветеран укытучылар, район данын яклаучы спортчыларыбыз, спорт сөючеләр! Бәйрәмегез уңаеннан эчкерсез котлаулар, изге теләкләр кабул итеп алыгыз. Саба спортчыларының районара, республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында катнашып, призлы урыннар алуы - физкультура укытучыларының үз эш­ләренә фанатларча бирелүе, тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Районда да спортны һәм физик культураны үстерү юнәлешендә күп эш башкарыла. Үсеп килүче буын сәламәт яшәү рәвеше алып барсын өчен барлык шартларны тудырырга тырышабыз. Райондашларыбызның республика, Россия күләмендәге уңышларына сөенәбез. Алар - районыбыз горурлыгы. Физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, яңа чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш кертүчеләрне, спорт ветераннарын Физкультурачылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, бәхет телибез.

Саба муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев