ГАИЛӘЛӘРЕ БЕЛӘН МАШИНИСТЛАР
Моннан 30-35 еллар элегрәк август Шәмәрдән халкы өчен аеруча көтеп алынган ай булып саналды. Бу айда районның зурлыгы ягыннан икенче торак пунктында тимер юлчылар бәйрәме Сабантуе дәрәҗәсендә уздырыла иде. Хәзер алай түгел инде. Шулай да Шәмәрдән тепловоз, локомотив, электричкалар машинистлары бистәсе булып кала, биредә ике гаиләнең берсенең яшәеше тимер юл...
Моннан 30-35 еллар элегрәк август Шәмәрдән халкы өчен аеруча көтеп алынган ай булып саналды. Бу айда районның зурлыгы ягыннан икенче торак пунктында тимер юлчылар бәйрәме Сабантуе дәрәҗәсендә уздырыла иде. Хәзер алай түгел инде. Шулай да Шәмәрдән тепловоз, локомотив, электричкалар машинистлары бистәсе булып кала, биредә ике гаиләнең берсенең яшәеше тимер юл хезмәте белән бәйле. Ягъни аталары, һич булмаса бабалары яисә туганнары шушы тармакта эшләгән. Гаилә династияләре - үзләре бер тарих. Гәрәевларны гына алыйк. Гаилә башлыгы Рөстәм Гәрәев 1980 елда армиядән кайткач, тимер юлга килә һәм 35 ел йөк поезды машинисты булып эшли. Хәзер аның һөнәрен уллары Радик белән Рамил дәвам итә. "Якын-тирә станцияләргә әтиләре аларны үз янына машинист кабинасына ала иде. Поезд җене кагылып, Рамил - Түбән Новгородта, Радик Киров шәһәрендә машинист белгечлеге үзләштерде. Әтиләренең ай буе өйгә кайтып кермәгән чаклары була дип тормадылар. Инде икесе дә 11 ел поезд йөртәләр, эштән зарланганнары юк",- диде әниләре Галина ханым. Бертуган Гәрәевларның үзләрен генә Шәмәрдәндә туры китерә алмадык, сменада чаклары булды.
-Бер дә борчылма, бездә икенең берсе машинист. Хәзер табабыз аларны,- диде ярдәмгә әзер тимер юл хезмәте ветераны Илгиз Шәйхелисламов һәм станция каршында ук ял көне туры килгән Илдус Хәбибуллин белән таныштырды. Ул 21 ел Казан-Кизнер-Канаш участогында электр поезды йөртә, спортчы булып та таныла. Ике гаиләнең берсе тимер юл белән бәйле дигәнне раслау өчен хатынының бабасы Борис Леоновның машинист булуын да әйтү җитә. Һич тә җиңел хезмәт түгел бу. Поезд йөртүче өчен иң истә калган вакыйга кайчак аларның күңелен тырнап торган аяныч хәлгә барып тоташа. "Кешеләргә тимер юлда уяулык җитми. Ә поездның тормоз юлы 400 метр. Машинист хезмәте матур итеп искә алырлык хатирәләр белән генә узсын иде",- ди Илдус Хәбибуллин.
Станция үз тормышы белән кайный. Кемдер поезддан төшә, кемдер утырып китә, тупикка товар вагоннар кертелә. Станция начальнигы Айрат Салихов әйтүенчә, быел 6 айда 910 вагон бушатылган, 420се төяп озатылган. Тимер юл транспорты хезмәте 4 районга күрсәтелә. Вокзалда көн саен 300ләп пассажирга билет сатыла. "Май аенда тимер юлчылар өчен төзелгән 4 фатирлы йорт файдалануга бирелде. Фатир ачкычларын тапшыруга Горький тимер юлы начальнигы Анатолий Лесун килде. Өч фатирга яшь гаиләләр урнашты, бер машинистыбызның торак шартлары яхшырды. Иске бараклар юк инде. Төзекләндерү дәвам итә, шушы көннәрдә территориядә бордюрларны алыштыру эше дә башланачак",- ди Айрат Нәҗип улы. Җитәкче машинистлар, кассирлар, контролерлар, диспетчерлар, поездларны озатып йөрүчеләр, гомумән, тимер юл хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерә. Җаваплы эшләрендә уңышлар тели.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев