Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Галимнәр йокысызлыкның хәтер бетүгә һәм акыл зәгыйфьләнүгә китерүен ачыклаганнар

45 тән 85 яшькә кадәрге 26 мең кеше тикшерелгән.

Йокысызлыктан интегүче өлкәннәр хәтер начараю һәм акыл зәгыйфьләнүгә ешрак дучар була. Sleep порталы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре шундый.

Тикшеренүдә 45 яшьтән 85 яшькә кадәрге 26 мең кеше катнашкан. Күзләренә йокы кермәүдән еш зарланучыларның, төннәрен йоклап уздыручылар белән чагыштырганда, хәтергә, депрессия бәйле проблемаларны күбрәк кичерүләре билгеләнгән. Моннан тыш өлкән яшьтәге йокысыз ир-атлар хәтеренең хатын-кызларныкына караганда тизрәк таушалуы мәгълүм булган.

Шуңа күрә тикшеренүчеләр йокысызлыкны вакытында дәваларга чакыралар.

 

 

Ватаным Татарстан

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев