Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

60 елдан соң очрашу

Галия авыл урамы буйлап атлады. Балачак елларындагы сукмак, бераз баргач, бабасы нигезе, әнә ерактарак мәчет, авыл башындагы зират - бар да таныш аңа, хәтта кешеләр дә...

-Галия, син ич бу, исәнме!

-Нихәл, Габдулла. Таныйм икән әле үзеңне.

-Шулай да яхшы хәтерлим, Галия, син апаң белән бабаларыңа килә идең бит.

Әйе, соңгы тапкыр бабайның хәлен белергә, дөресрәге, саубуллашырга килгәнгә быел нәкъ 60 ел тулган. 1954 елны Зинаида ире Галиәхмәтнең кайтыр өмете бөтенләй өзелгәч, кызларын бабалары белән саубуллашырга Тенекигә алып төшә дә, кайгы-хәсрәтләре онытылыр дип, Үзбәкстанга ук чыгып китә. Инде буй үсеп килгән Розаны Матвей бабай Сабада үз янында калдыра. Ә тол Зинаида 14 яшьлек Галиясе белән Ташкентка оча. Ә Роза исә бабайга артык кашык булмыйм, дип шәһәргә чыгып китә. Завод цехларында кунып эшли. Ахыр чиктә Лениногорск шәһәренә барып төпләнә.

Вакыйганың тарихы болай: бабам Фәттахетдинның бертуган энесе Галиәхмәт Зинаида белән тормыш коргач, Саба районының иң матур табигатьле авылы Йомгалакка барып төпләнәләр, дөресрәге, ирле-хатынлы укытучыларны шушы авыл мәктәбенә билгелиләр. Кызлары Роза туа. Зинаида җинги икенче баласына көмәнле булган 1939 елда II Бөтендөнья сугышы башлана. Иртәме-соңмы фашист Германиясе гаскәрләре Советлар Союзына бәреп керәсен аңлаган Галиәхмәт, укытучы буларак армиягә барудан азат ителгән булса да, үз теләге белән хәрби хезмәткә языла һәм Белоруссия чикләренә барып урнаша. 1941 елда фашистларның безгә бәреп керәсен гади авыл укытучылары аңлаган, бөек юлбашчыбыз гына, кызганычка каршы, никтер ышанмаган...

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Камил Хисамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев