Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гөлназ аздан гына машина отмый калды

Кичә "ТНВ" каналының "Башваткыч" тапшыруы якташларыбыз катнашында узды.Саба гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузалия Фазылова, сәләтле балалар мәктәбе директоры урынбасары Айгәл Динмәхәммәтова, Эзмә урта мәктәбе укытучысы Гөлназ Галиева башваткыч биремнәрен чишкәндә бик тиз һәм төгәл җаваплары белән сокландылар.Аларга студиядә тамашачылар- хезмәттәшләре, туганнары, дуслары көч биреп утырды. Тапшыруда Саба муниципаль...

Кичә "ТНВ" каналының "Башваткыч" тапшыруы якташларыбыз катнашында узды.Саба гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузалия Фазылова, сәләтле балалар мәктәбе директоры урынбасары Айгәл Динмәхәммәтова, Эзмә урта мәктәбе укытучысы Гөлназ Галиева башваткыч биремнәрен чишкәндә бик тиз һәм төгәл җаваплары белән сокландылар.Аларга студиядә тамашачылар- хезмәттәшләре, туганнары, дуслары көч биреп утырды. Тапшыруда Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев та катнашты. Уенда җиңү бәхете Гөлназ Галиевага елмайды. Гөлназ суперуенда да катнашып карарга булды һәм аздан гына машина отмый калды. Ни кызганыч, шакмаклар эчендә яшеренгән мәкаль финалистыбыз өчен катлаулырак булып чыкты. Шулай да Гөлназ Галиева- уен җиңүчесе!Аны һәм барлык катнашучы мөгаллимнәребезне котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев