Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гречанникова: Мәктәпләрдә профилактик-агарту эшләрендә "коррупция" сүзе кулланылмый

“Укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк”, ди Мәгариф министры урынбасары.

Мәктәпләрдә балалар белән коррупциягә каршы профилактик-агарту эшләрен алып баруда коррупция сүзе кулланылмый, ди Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасары, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” матбугат агентлыгында узган “Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнарының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә кертү турында” исемле матбугат очрашуында сөйләде.

“Балалар белән эш алып барганда, аларның яшь үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк. Шуңа күрә коррупция турында сөйләү урынына, без аларга гадел тормыш алып баруның әһәмияте турында фикер җиткерергә тырышабыз”, ди ул.

Министр урынбасары хәбәр итүенчә, ел дәверендә мәктәпләрдә коррупциягә каршы профилакик-агарту эшләре кысаларында “Намуслы яшәргә кирәк”, “Ил язмышы сиңа бәйле” исемле патриотик бәйгеләр уза. Аларның төп максаты – балалардан намуслы һәм гадел җәмгыять вәкилләрен үстерү.

Министр урынбасары киләчәктә ата-аналар белән дә коррупциягә каршы тәрбия эшләрен гамәлгә кертү турында да әйтте.

Фото: Султан Исхаков/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев