Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Халык ышанып кала [+фоторепортаж]

Татарстан районнарында һәм авылларында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итү пунктлары эшләвен дәвам итә.

Әйтик, 21 август көнне мобиль кабул итү бригадасы Тимершык, Олы Шыңар авыл җирлекләрендә һәм Сабада булды. Якшәм­бе һәм эссе булуга карамастан, халык очрашу урыннарына бердәм килде. Бигрәк тә Олы Шыңар җирлегенә кергән Чулпыч авылында яшәүчеләрнең сораулары күп булып чыкты. Наилә Кашапова 600 метр озынлыктагы Зиннәтуллин урамын тө­зе­кләндерү мәсьәләсен кү­тәрде. Шушы ук проблеманы Айдар Гарипов та авылдашлары исеменнән җит­керде. Башка эчтәлектәге гозерләр дә байтак иде. Лилия Сәхипова Кече Шыңар авылы ата-аналары исеменнән балалар бакчасы һәм мәктәп каршына "яткан полицейский" ясауны сорады. Авыл аша үткән юл федераль трассага әйләнгәч, автомобильләрнең тизлеген ясалма тоткарлыклар тудырып акрынайту зарурлыгы туган.
- "Бердәм Россия" партия­сенең мобиль кабул итү төркеме авылыбызга килү безнең гаиләне дә күптәннән борчыган мәсьәләне булачак депутатлар адресына җиткерергә мөмкинлек бирде. Үтенечебез тиешле урынга барып җитәр һәм сайлаулардан соң уңай нәтиҗәсе булыр, дип ышанабыз,- диде Олы Шыңардан шәхси гозер белән мөрәҗәгать иткән Гөлзәмия Мозаффарова.
Район үзәгендә мобиль төр­кемне яшьгвардиячеләр һәм ветеран активистлар урап алды.
- Безнең булачак депутатларыбызга берничә тәкъ­димебез бар. Беренчесе, сугыш чоры балалары турында закон кабул итеп, аларга тиешле ташламалар бирү мәсьәләсен хәл итәргә иде. Икенчесе, 2014 елда кабул ителгән Татарстан Республикасы карары нигезендә инвалидлар тернәкләндерүне ике елга бер тапкыр гына уза башлады. Аңарчы елга ике мәртәбә тернәкләндерү уза, сәламәтлекләрен ныгыта алалар иде. Хәзер инвалидлар саулыгыннан зарлана, шуңа күрә элеккеге системаны кире кайтарырга иде. Һич югы, елга бер мәртәбә тернәкләндерү узу мөмкинлеге бирелсен иде. Өлкәннәребезнең сайланачак депутатларга менә шундый тәкъдимнәре бар һәм без аны язмача җиткердек,- диде район ветераннар советы рәисе Расих Сабиров.
Нәтиҗәдә якшәмбедә җәмә­гать кабул итү пунктына барысы 10 мөрәҗәгать алынды. Алар махсус бланкларга тутырыла һәм алар көнендә үк электрон форматта Казандагы штабка җибәрелә.
"Барлык сораулар, туплап, эшкәртелеп, Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга биреләчәк. Депутатларыбыз үз эшчәнлекләрен халыктан кергән тәкъдимнәр нигезендә алып барачаклар, мөрәҗәгатьләр югалмас, дип ышандырабыз", - диде "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү хезмәткәре Алсу Дәминова.
Халык белән аралашып, очрашып тору - хәл итәсе мәсьәләләрне вакытында чишәргә этәргеч. "Бердәм Россия" партиясенең мобиль төркемнәре дә - әлеге башлангычның дәвамы. Ал­дагы очрашулар 9 сен­тябрьдә Эзмә, Иштуган авыл җирлекләрендә, Шә­мәрдәндә булачак, сезне кабул итүдә көтеп калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев