Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хезмәт хакларын нинди язмыш көтә

Соңгы вакытта Россия халкын илдәге хезмәт базары белән бәйле вәзгыять аеруча борчый башлаган. Күпләр хезмәт хаклары кимергә мөмкин дип кайгыра. Алар фикеренчә, бу начар вәзгыять аларның үзләренә яки инде якыннарына кагылырга мөмкин. Әлеге сораштыруны россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Тикшеренүдә Россиянең төрле почмакларыннан барлыгы 1600 кеше катнашкан. Бактың исә,...

Соңгы вакытта Россия халкын илдәге хезмәт базары белән бәйле вәзгыять аеруча борчый башлаган. Күпләр хезмәт хаклары кимергә мөмкин дип кайгыра. Алар фикеренчә, бу начар вәзгыять аларның үзләренә яки инде якыннарына кагылырга мөмкин.


Әлеге сораштыруны россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Тикшеренүдә Россиянең төрле почмакларыннан барлыгы 1600 кеше катнашкан.

Бактың исә, соңгы айларда халыкны эшкә урнашу һәм хезмәт хаклары кимү белән бәйле проблема аеруча борчый башлаган икән. Җәй айларында әлеге күрсәткеч 2015 ел башы белән чагыштырганда бераз кимегән булган. Аның каравы, хәзер әлеге мәсьәлә янәдән калкып чыккан.

Шулай да, халыкның "көзге борчуы" ел башы белән чагыштырганда бераз кимрәк әле. Мәсәлән, сентябрь аенда хезмәт хаклары буенча окладлар кимү мәсьәләсе россиялеләрнең 36 процентын куркуга салган. Гыйнвар аенда исә андыйлар саны гомумән дә 40 процент булган.

Компанияләрдә кыскартулар башланырга мөмкин дип санаучылар да хәзер азрак. Гыйнвар аенда бу мәсьәлә сораштырылучыларның 38 процентын борчуга салса, июль аенда андыйлар саны 33 процент булган.

Шунысын да ассызыклап узабыз: халык хезмәт хаклары кыскаруны киләсе берничә айда көтә.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/50088-rossiyalel%D3%99r-hezm%D3%99t-haklaryi-kyiskarudan-kurka.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев