Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хокук саклау органнары уяулыкны көчәйтә

Алдагы җәй татарстанлылар тормышында тагын бер зур спорт бәйрәме белән истә калачак. Казан FIFA 2017 футбол конфедерациясе Кубогы уеннарын кабул итәчәк. Шул уңайдан хокук саклау органнары да уяулыкны көчәйтә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге һәртөрле террор актларын кисәтүгә каршы оператив чаралар үткәрә, өйрәнүләрдә катнаша һәм халыкны игътибарлылыкны югалт­маска чакыра.

- Әгәр дә якын-тирәгездә шик­ле тоелган кешеләр газүткәргеч, электр тапшыру линияләре, тимер юллар, балалар бакчасы һәм мәк­тәп, хастаханә, дәүләт уч­реж­де­ниеләре белән нигезсез кызыксынса яисә аларны фотога, ви­деога тө­шерсәләр - кичекмәстән полиция бүлегенә хәбәр итүегез сора­ла. Россиядә һәм чит илдә тер­рорчылыкны аклаган әдәбиятка ка­рата югары кызыксынучанлык бел­­дергән, шартлаткыч матдәләр, ко­рал әзерләү буенча киңәш сорап мөрәҗәгать иткән кешеләр дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел,- дип искәртә бүлек начальнигы урынбасары Ленар Хә­биров.

Тукталышларда, сәүдә объектлары каршында, күпләп халык җыелган урыннарда транспорт чарасы туктап тору, шулай ук шикле предметлар - сумка, пакет яисә төргәкләр булу, кыска вакытка фатир биреп тору яисә аерым алган фатирда даими рәвештә күпләп кеше җыелу да игътибар сорый. Шикле тоелган фактлар буенча "02" яисә 2-31-02 телефоннары аша полициягә хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук кесә телефоныннан "112" номерына шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев