Игенчеләр җиңе сызганулы
Район хуҗалыкларында урып-җыю тәмамлану алдында.
"Явлаштау"лылар беренчеләрдән булып төгәлләп тә куйдылар. "Туган як", "Кибәче" "Мичән" хуҗалыкларында соңгы гектарлар суктырыла. Ай башында яуган тоташ яңгырлар бераз борчуга салса да, аннан соңгы аяз һава игенчеләргә җиң сызганып эшләп алырга мөмкинлек тудырды. Уңыш көтелгәннән ким чыкса да, игенчеләр алдында бер бурыч - үстерелгәнен югалтуларсыз җыеп алу. Һәр игенче шундый уйда бүген. Җәй буе яңгыр яумаганга хафаланса, хәзер инде күктә бер болыт кисәге күренсә дә, яумый торса ярар иде, ди.
Өченче көн без тукталган "Симет" хуҗалыгында да комбайнчылар 95 гектарлы мәйдандагы солы басуында соңгы теземнәрне суктыралар иде.
- Аяз торганда ике көнлек эш калып бара, - дип каршыладылар безне механизаторлар.
Аннары икенче яктагы солы басуына күчәчәкләр икән. Әлеге кырларда ул көнне дүрт "ДОН-1500" комбайнын Илнар Шәһхуллин, Илгиз Галиев, Илһам һәм Илшат Галимовлар кебек тәҗрибәле механизаторлар иярли иде. Илһам Галимовның иген кырларында күңел биреп эшләве шат йөзеннән үк күренә.
- Теш чыкканнан бирле шушында - басуда инде мин, без бер династия кебек монда, монысы минем туганнан туганым - ди Илнар Шәйхуллинга горурлы карашын ташлап. - Теге як басуда бертуганым Илшат Галимов эшли. Әти гомер буе "Беларусь" тракторында эшләде, шуңа да техниканы яратып үстем. Туксан өченче-туксан бишенче елларда гаилә подряды чыккач, хатыным да комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп алды әле.
Унҗиденче тапкыр уракка чыккан Илнар Шәйхуллинның да яшьтән кул арасына керә башлаганлыгы, тимер-томыр арасында кайнашуы күренеп тора. Хуҗалыкта алдынгылар рәтендә бара ул.
- Шушы авылда үстек бит, ташлап китәсе килмәде, - ди егетләр. Хезмәт хакларыннан да зарланмый үзләре. Идарәдәге хисапчылар әйтүенчә, шушы көннәрдә июль аена исәп-хисап ясарга җыеналар. Башкарган эшләренә карап 18-20 мең сум хезмәт хакы хисапланганнар да бар икән.
Читтән ярдәм көтмәгәннәр хуҗалыкта. Шушы булдыклы механизаторларының көчләренә таяналар. Тир түгеп үстерелгән игенне җыеп төгәлләргә көннәр генә аяз торсын. Уңышның күләме әлләни куандырмый куандыруын. Гектарыннан уртача 17 центнер чыга.
Суктырылган игенне КамАЗ машиналарында Булат Муллаянов, Илдус Гайнанов, Илсур Хәлиуллин ындар табагына ташып торалар. Амбарга кайткан уңыштан 1600 тонна арпа, 500 тонна борчак, 120 тонна арыш, 100 тонна бодай орлыгы киләсе ел уңышы өчен саклауга салынган. Алдагы елга чәчү өчен җир дә эшкәртелә. Пландагы 400 гектар мәйдан 100 процент чәчүгә әзер.
Кышлыкка 4 мең тонна сенаж, 128 тонна печән әзерләнгән. Кайтыр юлга чыкканда игътибар иттек: кукуруз басулары ерактан ук муллык вәгъдә итеп балкып утыра.
- Үлән үскән мәйданда кукуруз үзен беркайчан да сынатмый, - ди Шамил Зәйнетдинов.
Хуҗалыкта эшләүчеләрнең терлеген дә кайгыртканнар. 123 тонна печән, 141 тонна салам бирелгән. Хуҗалык идарәсендәгеләр әйтүенчә, өчәр центнерлы алтышар рулон арыш саламы өләшенгән.
Нурхан Дәүләтов фотолары.
Замирә Сәмигуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев