“Игътибар: балалар!” киң масштаблы профилактика чарасы старт алды
Балалар катнашындагы аварияләрнең күпчелеге җәйге чорга, ягъни каникуллар вакытына туры килә. Быел гына республикада 141 авария теркәлеп, аларда 2 баланың гомере өзелде, 146сы имгәнде.
Шуны күздә тотып, республикада 15 майдан "Игътибар: балалар!" киң масштаблы профилактика чарасы старт алды. Егерме көн дәвам итәчәк акция чорында балигъ булмаган балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен үтәмәү, җәяүлеләргә юл бирмәү фактларын ачыклау рейдлары, ата-аналар белән әңгәмәләр үткәреләчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре тиеш булмаган урыннан урам аркылы чыгучы балаларның үзләрен дә игътибар үзәгенә алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев