Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Икшермә кадет интернат-мәктәбе укучылары - фән олимпиадаларында җиңүче

Кеше шулай яратылган инде: тормыштагы теләсә нинди үзгәрешне яхшыга гына юрый, яңа өметләр баглый, файда алырга омтыла.

Яңа ел безнең К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет укучылары өчен үзгәреш белән башланып китте - Дәүләт мәктәпне үз кулына алды. Ә 2014 ел үзенең уңышлары, җиңүләре һәм зур сынаулары белән тарих битләренә кереп калды.

Элек-электән гыйлемле кешене иң бай кешегә санаганнар. Шулай булмый мөмкин дә түгел, белем дә, саулык та сатып алынмый. Сәләт һәм саулык Аллаһ Тәгаләдән бүләк булса да, аларны саклар һәм булдырыр өчен зур тырышлык куярга, сынаулар аша узарга кирәк.

Хәзерге заманда укучылар өчен төрледән-төрле олимпиадалар үткәрелә. Фәннәр буенча мәктәп, район һәм республика күләмендә дә үзләрен сынап карыйлар. Газета-журналлар аша үткәрелә торганнары да бар. Бу олимпиадалар үз эченә сәләтле балаларны туплый. Соңгы айлар безнең укучыларыбыз өчен "урак өсте" булды дисәк тә, ялгыш булмас. Чөнки районыбызда Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабы үтте. Аның максаты: укучыларның мөстәкыйльлеген, фикер йөртү осталыгын үстерү; укучыларны төрле чыганаклардан табылган информацияләрне тупларга, эшкәртергә һәм анализларга өйрәтү;
аларны югары уку йортларына укырга керергә хәзерләү, мөстәкыйль рәвештә рефератлар, докладлар һәм фәнни эшләр язарга өйрәтү. Безнең К.С.Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат -мәктәбендә дә сәләтле, кызыксынучан, тырыш һәм максатка ирешергә омтылучы укучылар белән эзлекле һәм системалы эш алып барыла. Укучылар фән олимпиадаларында үзләренең барлык көчләрен куеп, сынауларны уңышлы үттеләр. Ялкаулыкны җиңеп, кулларыннан китап, каләм төшмәгән, вакытларын заяга уздырмаучыларның нәтиҗәсе билгеле - фән олимпиадаларында җиңүчеләр. Горурланырлык шундый 11 призлы урыныбыз бар. 7 сыйныф укучысы Рәзил Башаров 3 фәннән (физика, биология, татар теле), 10 сыйныф укучысы Зәлинә Фәрхиева 2 фәннән (рус теле, татар теле) көч сынашып зур уңышларга ирештеләр. Ә рус милләтеннән булган 8 сыйныф укучысы Михаил Кудиновның татар теле фәненнән призлы урын алуы безнең мәктәп өчен бик куанычлы хәл. Укучының фәнне нык үзләштерүе һәм яратуы, укытучысы Миләүшә Гомәр кызы Шәвәлиеваның әзерлек эше алып барганлыгы күренеп тора. Миләүшә Гомәровна әйтүенчә: "Татар теленнән рус телле укучыларны олимпиадага әзерләү күп тагын да күп тырышлык сорый. Башта укучыларда бу фәнгә кызыксыну уятырга кирәк. Шуңа ирешкәндә генә баланы призлы урын алырлык итеп әзерләп була. Рус телле баланы сүзлек белән яхшы эшләргә өйрәтергә кирәк. Укучының үз фикерен төгәл әйтә белүе, анализ үрнәкләрен дөрес эшләве, өстәмә чыганаклардан файдалануы мөһим. Ул шулай ук татар халкының мәкаль-әйтемнәрен, фразеологик әйтелмәләрне тиешле дәрәҗәдә белергә тиеш". Шулай ук химия укытучысы Лилия Фәнис кызы: "Химия фәне кызыклы, әмма дә катлаулы фән булуга карамастан укучылар химия дәресләренә әзерләнеп киләләр. Фән олимпиадаларына килгәндә укучылар районда үткәрелә торган олимпиадаларга зур кызыксыну белән әзерләнәләр. Алар дәрестә алган информация белән генә чикләнмиләр, өстәмә энциклопедияләр дә укыйлар" ди. Ә биология укытучысы Гөлия Фәрит кызы: "Дәрестә өстәмә материал бирергә тырышам, кызыклырак итү һәм балаларга материалны җиңел үзләштерер өчен төрле алымнар кулланам. Олимпиадага әзерләнгәндә укучылар мәктәп программасы белән генә чикләнмичә, үзлекләреннән интернет ресурслар белән эшлиләр, аларны үзләштерәләр" ди. Минемчә, олимпиадалардагы урын нәтиҗәләре укытучыларның белем бирү дәрәҗәсен күрсәтә.

Мәктәп җитәкчелеге зур уңышлары белән котлап укучыларыбызны рәхмәт хатлары һәм акчалата премия белән бүләкләде. Традициягә әйләнгән шушы тантанада инде берничә ел директорыбыз Роберт Галиәхмәтовның якын дусты Теләче районы эшмәкәре Хәким Хәдиуллин иганәчелек итә. Мәктәптә узган бик күп төрле башка чараларда да аның ярдәме зур. Үз чиратыбызда коллектив исеменнән Хәким Кәниф улына зу рәхмәтебезне белдерәбез. Ә укучыларыбызга алдагы сынауларда сынатмыйча, зур иҗади уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Уку эшчәнлегенә карата аңлы караш тәрбияләүдә әти-әниләр, укытучылар, җәмәгатьчелек бердәм эшләгәндә генә зуррак нәтиҗәләргә ирешеп була.

Гөлназ Рамазанова,

Икшермә кадет интернат-мәктәбе тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев