Иләбәрнең “Пар канатлары”
8 декабрьдә 50 ел бергә гомер кичергән хөрмәтле авылдашларыбыз Гөлчирә һәм Шәяхмәт Галиәхмәтовлар, Фәния һәм Касыйм Гарифуллиннар, Нурия һәм Гыйндулла Фәйзуллиннарның яшәү үрнәкләренә багышланган матур ял кичәсе булды.
88 яшьлек ветеран-укытучы, мәдәният активисты Маһирә Җамалиеваның авылдашларына үзе иҗат иткән шигыре алкышларга күмелде. Бәйрәмгә һәр гаилә ныклы әзерлек белән килде. Клубта алма төшәр урын да юк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев