Илнур Надыршин, Байлар Сабасы: «Студент тормышы авыр булса да, шул ук вакытта бик кызыклы»
СОРАШТЫРУ: «НИЧЕК ЯШИСЕҢ, СТУДЕНТ?»
– Мин Бөтенрәсәй дәүләт юстиция университетының юридик факультетында 4нче курста белем алам. Студент тормышы авыр булса да, шул ук вакытта бик кызыклы. Студент кешегә көн саен яңа мөмкинлекләр ачыла. Укудан тыш буш вакытларымда мин тарих турында китаплар укырга яратам, бу минем иң төп шөгыльләремнең берсе. Чыгарылыш сыйныф укучыларына күңелегезгә ошый торган һөнәр сайлагыз, дип киңәш итәр идем. Чөнки җанга якын эш белән шөгыльләнеп кенә зур уңышка ирешеп була дип саныйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев