Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иман иңгән бала җәмгыятьтә югалып калмый

Байлар Сабасы җәмигъ мәчетендә, матур гадәт буенча, быел да балалар өчен бер атналык җәйге укулар оештырылды. Кызлар һәм малайлар аерым шөгыльләнә – кызларның укулары июль азагына туры килсә, егетләр дин сабакларын август аенда алачак.

Мәчеттәге укулар  белән без дә якыннан танышып кайтырга булдык. Тәнәфес вакытына туры килдек. Балалар балалар инде, укудан бушаган арада уйныйлар да, шаяралар да. Алар тавышыннан гыйбадәтханәнең иркен бүлмәләре гөр килеп тора. Кызларның һәммәсе шәригать кушканча матур, пөхтә итеп киенгән, оста итеп яулыклар бөркәнгәннәр. Егермеләп кыз арасында 14-15 яшьлек үсмерләр дә, әле мәктәп яшенә җитмәгән сабыйлар да бар.

“Иман иңгән бала җәмгыятьтә югалып калмый, үз урынын таба, башкаларга ярдәмчел, мәрхәмәтле була, – ди лагерьда балаларга дини гыйлем бирүче Дания ханым Гайфуллина.

– Биредә сабыйларны Аллаһны танырга, яратырга, кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булып, үзләрендә күркәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә өйрәтәбез. Мәчеттә алган үгет-нәсыйхәт балалар өчен киләчәк тормышларын корганда да зур ярдәм булуы бәхәссез”, – ди мөгаллимә.

Кызларның уку көннәре күмәк­лә­шеп намаз укудан башлана, аннан соң 3 төркемгә бүленеп, уку залларына таралалар. Иң кечкенәләр – кыска сүрәләр ятлау белән мәшгуль, олылар – Коръән уку серләренә төшенәләр. Уртанчылар төркеме гарәп алфавитын өйрәнә. Гарәп телен кызларга Йосыф-Алан авылы кызы, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең икенче курс шәкерте Ләйсән Сәйфуллина өйрәтә.

Дәрестән соң укучыларны саф һавада оештырылган уеннар, тәм-томлы табын артында күңелле итеп чәй эчү көтә. Өйлә намазыннан соң кызлар өйләренә таралышалар. Өстәмә шөгыльләр – Саба үзәк китапханәсенә, “Сабантуй” күңел ачу үзәгендә дә булырга өлгергәннәр.

Балалар тәрбиясе хакында пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. бер хәдисендә: "Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез", – дигән. Бу хәдистән шул аң­лашыла: ата-аналар өчен бала тәрбияләү эше, дини гыйлем бирү төп вазифалардан санала. Саба җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче җәйге укулар исә моның ачык бер мисалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев