Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иркә: «Уртанчы кызым «Нигә башкаларның әтиләре китмәгән?» дип елый»

Мобилизацияләнгән ирләрен көтүчеләр арасында Татарстанның атказанган артисты Иркә дә бар. Аның ире Артур да – хәрби операциядә. Ул сөйләшергә җай чыккан саен хатынын, кызларын кайгырта икән. «Миңа караганда сезгә авыррак», – дип әйтә ди Артур.

Кичләрен бик уйланам. Иремне сагынам. Әмма ул елап ятарга кушмады. Артурның көчле булуы, шалтыратканда да күңелне күтәрергә тырышуына шаккатам. Ул, кайтам, дип китте. Аллага шөкер, янәшәсендәге егетләр дә үзе кебек. Алар күңелсезләнеп ятмыйлар. Ял итәргә дә тырышалар. Әле менә бөтенесе бергә кушылып, гитара да алганнар. Артур, язга кайтабыз, дип вәгъдә бирә. Бик көтәбез үзен, – ди Иркә. – Кызларым әтиләрен сорый. Уртанчысы елап та ала. «Нигә башкаларның әтиләре  китмәгән?» – дип тә сорыйлар. Мин төрлечә җавап бирәм. «Әтиегез – герой», – дип әйтәм.  Күңелләрен күтәрәм. «Әтиегез акча җибәргән, ял итәргә кушты», – дип тә каядыр алып барам. Сабыйларым ышана.  Алар янында бу темага сөйләшмәскә тырышабыз.  Мин дә Артурны бик көтәм. Алла боерса, бар да яхшы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев