Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Исәнме, Кыш!"

2 январь көнне Үзәк мәйданда район балалар китапханәсе һәм үзәк китапханә тарафыннан "Здравствуй, гостья-зима"-"Исәнме, кыш" - төрле бәйгеләр һәм хәрәкәтле мавыктыргыч уеннардан торган балалар бәйрәме үткәрелде.

Үзәк мәйданга төрле яшьтәге балалар җыелды.
Саба район балалар китапханәсе ел ахырында 2012 ел дәвамында иң күп китап укучыларын ачыклады. Балалар бәйрәмен үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Батырханова Г.Н. яңа ел белән котлау һәм иң күп китап укучыларны бүләкләү белән башлап җибәрде. Алар: 1-4сыйныф укучылары арасында: 1урын - Гатиятова Адилә; 2 урын - Хадиева Ильмира, 3 урын - Галимуллина Фәрида; 5-7 сыйныф укучылары арасында: 1урын - Акберова Ләйсән; 2 урын - Румянцева Эльвина; 3урын - Галимуллина Айсылу; 8-9 сыйныф укучылары арасында: 1 урын - Саетмухаметов Руслан; 2 урын - Муртазина Алия; 3 урын - Давлетшина Гөлинә. Җиңүчеләргә китапханәнең грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм "Кто больше наберёт снежков», «Пронеси в мешке», «Поймай снежок», "Ловишка" һәм башка күп төрле хәрәкәтле уеннар белән дәвам ителде. Уеннарда 3яшьтән -14 яшькәчә балалар һәм әти-әниләр ярышты, һәр төр уеннан соң бүләкләр тапшырылды. Бу уеннарда һәр бала үзенең җитезлелеген, өлгерлеген күрсәтте. Балаларга көч, күәт биреп торучы, шул ук вакытта үзләре дә уеннарда катнашучы әти-әниләр, әбиләр бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Балалар Кыш бабайга һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр , җырлар җырлап күрсәттеләр. Кыш бабай бәйрәмдә катнашкан барлык балаларга да, өлкәннәргә дә бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев