Кадетлар – коррупциягә каршы көрәш көне
Укучыларда ришвәтчелек күренешләренә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, 1-9 декабрьләрдә Икшермә кадет интернат-мәктәбендә “Коррупциягә каршы инициативалар” атнасы үткәрелде. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чарада тематик сыйныф сәгатьләре, класстан тыш чаралар, әңгәмәләр һәм түгәрәк өстәлләр уздырылды.
Атналыкның беренче көнендә Х сыйныф тәрбиячесе Марат Мияссәров тарафыннан, мәктәбебезгә Саба районы прокуроры урынбасары Рамил Зиннәтуллин чакырылган иде. Сыйныфтан тыш чара «Нәрсә ул коррупция һәм мин аның турында нәрсә беләм?» дип аталды. Рамил Зиннәтуллин укучылар каршында бай эчтәлекле чыгыш ясады. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, төгәл җаваплар һәм файдалы мәгълүмат алдылар. Алдагы көннәрдә VI сыйныф тәрбиячесе Әнәс Гыйлаҗиев «Намус һәм намус белән яшәү» темасына тәрбия сәгате, XI сыйныф тәрбиячесе Фәнүзә Гыйлманова «Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә?” темасына ачык чара уздырды. Презентация белән үрелеп барган чарада укучылар белән коррупциянең Россиядә таралу дәрәҗәсе, нәтиҗәләре, җәмгыять тормышының төрле өлкәләренә ришвәтчелек китергән зыян турында фикер алыштылар.
Тәрбияче Рифнур Шәрәфиев VII сыйныфлар белән эшләде. «Без коррупциягә каршы бергә» темасына әңгәмәнең максаты укучыларны коррупция күренешләре, аның нәтиҗәләре белән таныштыру, күзаллауларын киңәйтү, эзләнү эшчәнлеге нигезләрен үстерү, хәзерге җәмгыять проблемаларына дөрес караш формалаштыру, тотрыклы позиция булдыруга ярдәм итү иде. Җәмгыятьтә җаваплылыктан башка хокуклар була алмавы аңлатылды. Укучылар «Коррупция никадәр куркыныч», «Коррупция төрләре һәм формалары», «Коррупциягә каршы көрәш алымнары» темаларына рефератлар әзерләделәр һәм чыгыш ясадылар. Танып-белү характерындагы чарада кадетлар кеше хокуклары турында зур инициатива белән фикер алыштылар.
Атналыктан IXБ сыйныфы да читтә калмады. Алар белән Миләүшә Шәвәлиева «Коррупция нәрсә ул?» темасына чара үткәрде. Видеороликлар караганнан соң коррупциягә бәйле җинаятьләрнең еш кына җәзасыз калуы сәбәпләре турында фикер алышу булды. "Коррупциягә “юк” дип әйтик!» дигән темага әңгәмәләр һәр сыйныфта да үткәрелде.
Атналыкның соңгы көнендә мәктәп директоры Айрат Хидиятуллин урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбиячеләре катнашында 9-11 сыйныфларда «Административ һәм җинаять җаваплылыгы» темасына түгәрәк өстәл үткәрде. Укучыларда коррупциягә тискәре мөнәсәбәт, гражданлык җаваплылыгын формалаштыру, намус, тапсыз репутация кебек төшенчәләрнең мөһимлеген аңлату максат итеп куелды. Фикер алышу барышында укучылар коррупция демократияне һәм кеше хокукларын бозуга китерә, базар механизмнарына, кешеләрнең тормыш сыйфатына зыян сала, оешкан җинаятьчелеккә, террорчылыкка китерә дигән фикергә килделәр. Шулай ук «Коррупциягә каршы көрәш!» темасына ясалган стена газеталарына, плакатларга нәтиҗә ясалды.
Үткәрелгән чаралар укучыларның хокукый грамоталылыгын һәм әхлакый культурасын формалаштыруга ярдәм итте.
Фәнүзә Гыйлманова, тәрбияче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев