Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Карап торышка ябык кына күренгән хатын, кайчандыр «үлеп терелгән» булган

Яз булсынмы, җәйме, кышмы, Ике басуАрташ -Язлы Арташ юлында, көн дә ашыга-ашыга велосипед баручы бер ханымны очратырга була. Шәфкать туташы Әнисә Каюмова булыр ул. Аны Язлы Арташта олы яшьтәгеләр көтә. Аларның кайсына укол, йә булмаса дару бирергә, кемнедер җылы сүз белән генә юатырга кирәк. Әнисә барысына да өлгерергә тиеш! Яшьләр...

Яз булсынмы, җәйме, кышмы, Ике басуАрташ -Язлы Арташ юлында, көн дә ашыга-ашыга велосипед баручы бер ханымны очратырга була. Шәфкать туташы Әнисә Каюмова булыр ул. Аны Язлы Арташта олы яшьтәгеләр көтә. Аларның кайсына укол, йә булмаса дару бирергә, кемнедер җылы сүз белән генә юатырга кирәк.

Әнисә барысына да өлгерергә тиеш! Яшьләр арасында да авырулар бар. Аңа медицина хезмәткәре генә түгел, хәтта психолог та булырга туры килә. Авыл кешеләре, аның турында бик яратып:"Безнең Әнисәбез кешелекле, кечелекле, үзе булган, үзе уңган», -диләр. Мал-туар карау, юу-җыештыру һәм башка, тавык та чүпләп бетерә алмаслык йорт эшләреннән тыш, әле ул җәен дару үләннәре дә киптерә. "Барысына да ничек өлгерәсең?-дип сорасаң,"Миңа ирем Мөдәрис, улларым Аяз белән Нияз булыша!"-ди ихлас елмаеп. Менә шушы карап торышка ябык кына күренгән хатын, кайчандыр «үлеп терелгән» булган һәм хәзерге көнгә кадәр йөрәгендә әйтелмәгән рәхмәт сүзләре йөртә...

1961 елның 12 апрелендә бөтен дөньяны шаулатып Юрий Гагарин галәмгә очкан көндә Ике басу Арташ авылында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга аваз сала ул. Самими балачак артта кала, урта мәктәпне тәмамлаган кыз Алабуга медучилищесына укырга керә. Фаҗига 1979 елның май аенда була. Ул көнне Әнисә хәвефле төш күреп уянса да, яшьлеге белән аңа әллә ни игътибар бирми. Алабугадан Ике басу Арташка кайтып барган кызны Татар Икшермәсе белән Иске Икшермә авыллары арасында каяндыр килеп чыккан мотоцикл бәреп китә. Аңа беренче ярдәм Завод-Нырты тубдиспансерында күрсәтелә. Ләкин аяк-куллары сынган Әнисәнең хәле бер дә яхшырмый. Шул төндә Казаннан укудан кайтып төшә тубдиспансернең баш табибына авариягә эләккән 18 яшьлек кызның авыр хәлдә ятуын әйтәләр. Авыруны караганнан соң, Валерий Парферьевич аны бер кая да алып барып җиткерә алмаячакларын аңлый һәм тиз арада операция кирәклеген әйтеп, Сабага шалтырата. Әнисәнең талагы шартлап эчтә кан җыелуы ачыклана. Таң белән бергә Сабадан хирург Ислам Мамедов килеп җитә. Биш минут киңәшеп алганнан соң, ни булса да булыр дип, буш бүлмәне хәстәрләп, хирург наркозсыз операция ясарга алына. Әнисә каты авыртудан аңын югалта...

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Рәхимә Вәлиуллина.

Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев