Кайда,сез, табиблар?
Районнарда табиблар җитми. Моны бүген үк, иртәгә үк хәл итү сорала. Соңга калынса, 40-50 процент кына табиб эшләгән җирлектә медицина тармагы җимерелеп төшәр кебек.
Җимерелер дип әйтү бераз арттыру шикелле килеп чыгар, чөнки районнардагы бер генә дәүләт поликлиникасының, хастаханәсенең дә ябылганы юк әле. Участок хастаханәләре ул исәпкә керми. Аларны оптимизация шаукымы күптән юк итте. Халык, гозере төшкәндә, районнардагы үзәк дәвалау оешмаларына чыгып китә. Ә анда эшләүчеләр җитмәгәч, авыруны кем кабул итә соң? Бушлыкны башка табиблар тутыра, берничә ставка алып, йөкне барысы бергәләп тарталар. Ә болай эшләүнең нәтиҗәсе ничек? Саннар алдан, сыйфат арттан йөри торган заманда әллә ничек тә ярыймы? Сүз бит сәламәтлек турында бара.
Соңгы араларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәләрдә дә медицина тармагына кадрлар әзерләү мәсьәләсен төрле яклап күтәрә башладылар. Элегрәк бу уңайдан күсәкнең авыр башы сәламәтлек саклау министрына төшә иде. Узган атна азагында булган киңәшмәдә исә Президент видеоэлемтә аша берничә район җитәкчесе белән сөйләште. Киңәшмә вакытында: “Поликлиникаларны төзекләндерүгә, фельдшер-акушерлык пунктлары ачуга бюджеттан саллы суммада акча салдык, ә аларда эшләргә кеше юк. Бу – район башлыклары җаваплылыгында. Табиблар җитмәү демография мәсьәләләрендә дә, халыкның тулаем яшәеш сыйфатында да чагылыш таба”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу җәһәттән үз тәкъдимен җиткерде. Медицина уку йортларында максатчан килешү нигезендә укучыларны күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Бүтәннәр укырга керүчеләр исемлегеннән коелып калганда, болар, килешү төзеп, җиңел генә кабул ителгәннәр бит. Димәк, диплом алгач, рәхим итеп, районнарына кире кайтсыннар. Уку дәверендә моны студентның гел исенә төшереп торырга кирәк. Ә районнарның бурычы: яшь белгечне тораклы итү, стипендия түләү яки башка кызыксындыру чаралары күрү.
Белгечләр мәсьәләсе нишләп шулай кабыргасы белән килеп басты соң әле? Районнарда аларны ничек табалар? Шул уңайдан районнардагы хәлне өйрәндек. Мөслим башлыгы Рамил Муллин әйтүенчә, районга 2012–2018 елларда 32 табиб кайткан, шуның утызы төрле кызыксындыру программаларында катнашкан. Алар килешү тәмамлануга саубуллашу ягын карамыймы? “Күбесе йорт салып, төпләнеп кала, – ди Рамил Хәмзә улы. – Студентлар максатчан, иллегә илле программалары буенча да укыйлар. Быел биш бала кайтырга тиеш, алар белән сөйләшеп торабыз. Хастаханә яхшылап төзекләндерелде. Анда эшләүче тәҗрибәле табибларыбыз бар. Мөслимдә яшәү шартлары да уңайлы. Яшьләрне мәктәпләр, балалар бакчалары гына түгел, спорт комплекслары, мәдәни чаралар да кызыксындыра“.
Ике-өч ел элек статистика Мөслим районында онкология белән авыручылар күплеген күрсәтә иде. Район җитәкчесеннән аның сәбәбен дә белештек: “Ул күрсәткеч үзгәреп тора, бер ел арта, икенче елны азая, – ди Рамил Муллин. – Быелгы саннар узган елдагыга караганда ике тапкыр кимрәк. Яман шеш арту диагностикага да бәйле, чир бит яхшылап тикшеренү үткәргәндә табыла. Бездә диспансеризация әйбәт оештырылган. Безнең шикелле җирлекләрне иң борчыганы – демография мәсьәләсе. Бөтен эшебез яшьләрне авылда калдыруга юнәлтелгән. Кызыксындыру программалары буенча укырга күбрәк ир-егетләрне җибәрергә тырышабыз. Алар ватанпәрвәрлек хисләрен югалтмаса, туган якка, һичшиксез, әйләнеп кайтачак“.
Аксубайда шушы көннәрдә генә акушер-гинекологлы булганнар. Узган ел азагында травматолог, хирург кайткан. Педиатрлар, оториноларинголог, башка белгечләр җитми. Медицина югары уку йортларында Аксубай районыннан дистәгә якын егет-кыз укый. “Алар кайтканчы сигез-тугыз ел вакыт уза, ә безгә табиблар хәзер кирәк“, – ди Аксубай районы үзәк хастаханәсе баш табибы Рөстәм Әхмәтшин. Шуңа күрә табибларны күрше төбәкләрдән дә чакыралар. Чабаксардан, Тывадан, Оренбургтан килүчеләр бар. “Авыл табибы“ программасында катнашучылар шактый. Әлеге программада 50 яшькә кадәрге хезмәткәрләр катнаша ала. Читтән килүчеләргә торакны арендага бирәләр. “Поликлиникага заманча ремонт ясалды. Белгечкә эшләү өчен уңайлык та кирәк бит. Шулай да проблема кала әле. Читтән килүчеләр арасында килешү тәмамланганны көтеп торучылар да бар. Шул җирлектән чыккан яшьләрне районга кайтару өчен акчаны кызганмаска кирәк. Якташларын халык та якын итә, үзләренә дә эшне оештыру, урнашу җиңелрәк була. Кеше туганнары, якыннары янында үзен җаваплырак та тоя“, – ди Рөстәм Рәис улы.
Азнакайга ике ел эчендә 42 табиб кайткан. Башкортстаннан килүчеләр күп. Байтагы социаль ипотека буенча тораклы булган. Аренда торагында яшәүчеләр дә бар. “Казанда 25 студентыбыз белем ала, быел өчесе кайтырга тиеш. Уфада, Ижевскида укучылар да бар. Иллегә илле программасы буенча да укытабыз, ягъни ярты хакны бюджеттан – хакимият, яртысын студентның ата-анасы түли. Яшьләрне укытырга ел саен 1,5–2 миллион сум акча китә. Аларның кайтып эш күрсәтүен түземсезлек белән көтәбез, – ди Азнакай районы хакимият башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Баштарак контракт төзеп китүчеләр арасында, кайтмыйбыз, дип ялындыручылар булгалады. Укыган өчен акчаны кайтарып бирергә туры киләчәген әйткәч, уйлары үзгәрде. Бездә дә кытлык бар: педиатрлар, офтальмолог, эндокринолог, невролог җитми, венеролог әзерләргә кирәк. Алар эшен бүтәннәр башкарып тора. Табибларыбыз уртача 50–60 мең сум хезмәт хакы ала. Яшьләр районга кайтыр дип уйлыйм“.
Азнакай халкы йөрәгенә операция ясатырга Әлмәткә йөри. Андагы белгечләр белән тыгыз элемтәдә торалар. Диспансеризация вакытында 98-99 процент халык тикшеренү уза, диләр. “Белгеч җитмәгәч, тикшеренүләр “тамга“ өчен генә оештырылмыймы?“ – дип сорагач, Марсель Зөфәр улы: “Андый күз буяуның булмавына ышандырып әйтә алам. Баш табиб һәр җыелышта аның буенча исәп-хисап тота. Әлеге эшне кайсы оешманың ничек оештыруын, кайда проблема барлыгын җиткерә“, – дип җавап бирде.
Мамадыш районы үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев исә: “Бездә табибларга буш вакансия юк, – дип шаккатырды. – Башлангыч звенода педиатрлар да, участок табиблары да җитәрлек“. Районга кайткан педиатрлар демография мәсьәләсен үзләренчә хәл итәргә алынганнар: бәби табарга декрет ялына китеп барганнар. Рәттән икенче баласын алып кайтучылар да бар. Аларны пенсия яшендәгеләр вакытлыча алмаштырып тора. Райондагы 90га якын табибның 10 проценты пенсия яшендә икән. “Яшьләргә өметләнергә кирәк, ләкин пенсионерларга да кул селтәргә ярамый. Өлкәннәр үз эшен менә дигән итеп башкара“, – ди баш табиб.
Соңгы биш елда Мамадыш районына 40 табиб кайткан. Хәзер дә табиблыкка 40тан артык егет-кыз укый икән. 2018 елда сигез кешене эшкә алганнар. Баш табиб, яшьләр безгә үзләре кайтам, дип тора дигәч, Мамадыш нәрсәсе белән үзенә тарта соң, дип сорамыйча кала алмадым.
– Мамадыш та кызыктырмагач, тагын кайсы як кызыксындырсын. Шулкадәр матур як бит, ничек кайтмасыннар?! – ди Дамир Фаяз улы. – Шәһәрдә калган яшь белгеч, 25-30 мең сумга эшләп йөри. Ярты хезмәт хакы фатир арендалауга китә. Бездә тормыш алып бару җиңелрәк. Кемдер – ипотека, кемдер аренда торагына ия булды. Белгеч китә икән, арендага бирелгән фатирны кире тапшыра. Ачкычны, икенче табиб килүгә, аңа тоттырам.
Эшкә килүчеләр булган кебек, китүчеләр дә бар. Берәүләр үзе китә, икенчеләре эшне тиешенчә башкара алмагач, җибәрелә. “Эшләү кулыннан килми икән, аны тотудан мәгънә юк, – ди баш табиб. – Арада гел “бишле“гә укып та, эш майтара алмаганнары очрый. Кайчак “дүртле“гә укыганы сәләтлерәк тә булып чыга. Табиб һөнәре – үзенчәлекле хезмәт ул. Кеше яратып эшләми икән, күпме генә тырышсаң да, аннан яхшы белгеч ясап булмый. Институт тәмамлаучылар күп, чын табиблар аз. Яхшы белгечкә исә әйбәт хезмәт хакы да түләргә кирәк. Юкса ул башка районнардан эш эзли башлый...“
Фото: архив/Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев