Күңел тулы милли рух (фотолар)
2-6 нчы август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узды. Анда Республикабызның шәһәр һәм районнарыннан, Русия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 илдән 800 делегат һәм 279 кунак,150 журналист катнашты. Шушы мәртәбәле чарада делегат булып муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Эзмә урта мәктәбенең татар телеһәм әдәбияты укытучысы Вәсилә...
2-6 нчы август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узды. Анда Республикабызның шәһәр һәм районнарыннан, Русия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 илдән 800 делегат һәм 279 кунак,150 журналист катнашты. Шушы мәртәбәле чарада делегат булып муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Эзмә урта мәктәбенең татар телеһәм әдәбияты укытучысы Вәсилә Мифтахова катнашты.
«Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллык бай тарихлы VI съездында катнашу-минем өчен зур вакыйга. Анда алган хис-кичерешләр тормышымның иң якты хатирәсе», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Вәсилә Мифтахова. Мөхтәрәм укытучы әйтүенчә, Конгрессның һәр көне милли рух белән башланып, төрле түгәрәк өстәлләр, дискуссия мәйданчыклары, күргәзмәләр, тарихи-истәлекле урыннар, кыскасы, милләтебезне үстерү, милли гореф-гадәтләребезне барлау, ана телебезне саклауга юнәлдерелгән. «Бөтендөнья татар конгрессының милли Шура рәисе итеп Васыйл Габделгаяз улы Шәйхразиев сайланды. 5 август көнне съезд делегатлары Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарына, Болгар музей-тыюлыгына сәфәр чыгып, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, яшәеше белән таныштык. Миңа зур ышаныч күрсәтеп Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына делегат итеп җибәргәннәре өчен район хакимиятенә, райондашларыма, хезмәттәшләремә рәхмәтем чиксез», - ди Вәсилә ханым.
Шулай ук 2 август көнне форум кысаларында «Казан» милли мәдәни үзәгендә узган «Гаилә, демография, милли тәрбия» дискуссия мәйданчыгында районыбызның күркәм гаиләсе, «ГафЭль» оешмасын гамәлгә куючылар - Эльвира һәм Алим Галимуллиннар катнашты. Галимуллиннар гаиләсе «Төп нигез, аны саклау» дигән темага нигезләнеп, үзләренең гаилә кыйммәтләре, төп нигез җылысын саклап яшәү, гаиләнең асылы хакында тирән мәгънәгә ия чыгыш тәкъдим иттеләр. Гаилә башлыгы - Алим Галимуллин Англиядә, Америкада, Европада алган белем-тәҗрибәсен туган ягыбызны ямьләүдә файдаланып, башкаларда да табигатькә мәхәббәт тәрбияләүдә зур өлеш кертә. «Мин гаиләдә килен кеше буларак, төп нигезнең матур гаилә үрнәкләре, әби-бабай өлгесе, чын татар мохитендә балалар тәрбияләү, үземнең кул эшләре турында сөйләдем. Мондый дәрәҗәле форумда катнашуыбыз бик шатлыклы, гаилә кадере, аны саклау-яклау буенча матур фикерләр белән кайттык», - ди Эльвира.
3-4 август көннәрендә «Татарстан Республикасының Кәсепчеләр палатасы» чакыруы буенча Байлар Сабасының «Ихлас Татарстан» гаилә компаниясе җитәкчеләре - Лилия һәм Фәрит Вафиннар катнашып, «Корстон» күңел ачу үзәгендә күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр. «Татарстан символикасы белән чигелгән мендәрләребез Эстония, Кытай, Чиләбе, Саратов төбәкләренә таралды. Үзебезнең йөрәк җылыбыз кушып эшләнгән, милли бизәкле эшләнмәләрнең чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез файдалануына без бик шат. Үзебезнең компаниядә җитештерелгән хезмәтләребез «Татарстанның иң яхшы 100 товары» исемлегенә тәкъдим ителде. Яңа күргәзмәләргә чакыру алып, рухланып, илһамланып кайттык», - диләр Татарстанның декоратив гамәли-сәнгать мастерлары исемлегенә кертелгән Вафиннар.
Фәридә Вилданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев