Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«КҮҢЕЛЕМ ШУЛАЙ КУША»

Район мәдәният йортында мөм­кин­лекләре чикләнгәннәр катнашындагы концертта церебраль параличлы кыз белән дуэт башкарып, әлеге балага йөрәгенең бар назын, җылысын биргән бу ханымга күпләр соклангандыр. Сабыйның дулкынланудан апасының күзләренә тутырып каравын, апасы, «булдырасың» дип ым кагып елмайганда, күзенә яшьләр килүен үзе генә белә ул. Һәркем күңеле кушкан эштән генә йөрәгенә ял,...

Район мәдәният йортында мөм­кин­лекләре чикләнгәннәр катнашындагы концертта церебраль параличлы кыз белән дуэт башкарып, әлеге балага йөрәгенең бар назын, җылысын биргән бу ханымга күпләр соклангандыр. Сабыйның дулкынланудан апасының күзләренә тутырып каравын, апасы, «булдырасың» дип ым кагып елмайганда, күзенә яшьләр килүен үзе генә белә ул.

Һәркем күңеле кушкан эштән генә йөрәгенә ял, җан рәхәте ала торгандыр. Башкарган хезмәтеңә бар йөрәгеңне салмасаң, эшеңнең нәтиҗәсе сөендерми, иң мөһиме - күңел куанычы таба алмыйсың дип уйлыйм. Язмам герое, Шәмәрдән мәдәният йортында массакүләм чаралар оештыручы булып эшләүче Алия Вәлиева белән аралашканнан соң мин моңа тагын бер кат инандым. Алия һәрвакыт күңеле кушканны эшли. «Серле дөнья» дип аталган инвалид балалар берләшмәсен оештырып, мөмкинлеге чикләнгәннәр белән кайнап яшәве дә - күңел кушуы аның. Әлеге берләшмәдә 11 бала исәпләнә. Шуның алтысы инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнергә мәҗбүр. Менә ике ел инде Алия инвалид балаларны мәдәният йортына дәшеп, һәрберсенең җыр-биюгә осталыгын ача, үстерә. «Алар шулкадәр самими, ак күңеллеләр. Балалар белән күңелем сафлана. Берсеннән-берсе сәләтле, тиз истә калдыралар. Җырлыйсы килү теләкләре көчле, микрофон белән чыгыш ясарга, сәхнәне бик яраталар, мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре зур. Балалар белән эшләү күңелемә рәхәтлек бирә, бар дөньямны онытам», - ди Алия. Сәхнә артында сабыйларның ничек сөенгәннәрен кү­реп, тагын да рухланып, канатланып эшли ул. Язмыш тарафыннан кыерсытылган балалар белән эшләү өчен аларны үтәли күрә белергә, психологик яктан якын килергә, гомумән, алар дөньясы белән яшәргә кирәк. Алияне балалар, әти-әниләр нәкъ менә әлеге сыйфатларга ия булганы өчен яраталар. Быелгы инвалидлар чарасында да әлеге берләшмә балалары өч үзенчәлекле номер башкарып, тамашачыларны яшь аралаш сокландырдылар. «Алар миңа чыгыш ясаганда нинди күлмәк кияргә икәнлеген дә әйтәләр, минеке шикелле кызылны ки, яме, апа, диләр», - ди ул елмаеп.

Мәдәният эшендә, гомумән, кайнап яшәргә кирәк. Ул фантазиягә бай, халыкны җәлеп итә белү, оста оештыру сәләтенә ия булганнарны ярата. Алия дә нәкъ шундыйлардан. Мәдәни тормышта халык белән кулга-кул тотышып, «Җыр сөючеләр» клубы оештырып, үзешчән сәхнә осталары белән төрле чаралар үткәрәләр. Әлеге клубка 18 һәвәскәр йөри. Шәмәрдән мәдәният йортында узган бер генә бәйрәм дә алардан башка узмый. Алия балалар өчен төрле сәхнә әсәрләренә декорацияләрне үзе фанерадан кисеп ясый. Шуның өстенә, махсус укымаса да, спектакльләрдә уйнаучыларга гримм салу осталыгына да ия ул. Моннан өч ай элек Алия тагын бер күңеленә хуш килгән вазифага алынган: «Балкыш» үзәгендә тернәкләнү узучыларга күңелле яллар оештыра. Биредә эш алымнары бөтенләй башкача. Иң элек бирегә килгән һәрбер төркемнең яшь һәм аерым үзенчәлекләренә карап махсус ял программасын төзи, мәдәни чаралар белән баета. Көн саен кичке сәгатьләрдә биредә өлкәннәр өчен «Кичке уен», төрле хәрәкәтле уеннар оештыра, кыскасы, ялларын мавыктыргыч итү белән шөгыльләнә. «Әби-бабайлар белән эшләү дә күңелемә бик хуш килә, чын күңелдән рәхмәт укыйлар, ял көннәрендә моңсу булып китсә, тагын алар янына китәм. Бергәләп вакытны күңелле һәм файдалы итеп уздырабыз. Һәр җомгада өлкәннәр өчен Дамир хәзрәт вәгазь укый, әби-бабайлар бик яраталар», - ди Алия.

Алия - Алан-Елга авылы кызы. Алар 5 туган: 4 кыз, 1малай кечкенәдән туганлыкның кадерен белеп, бер-беренә терәк булып үсәләр. Әмма иң зур ярдәмгә кечкенәдән ишетү-сөйләшү сәләтен югалткан сеңелләре Алинә мохтаҗ була. Алабугада махсус мәктәп-интернатта укыган Алинә үзе кебек инвалид егет белән гаилә корып, Ходай аларга сау-сәламәт ике ул бирә. Әти-әнисе белән аралашу мөмкинлеге булмаган Ислам башта Алан-Елгада дәү әни-дәү әти янында үсә, алар вафатыннан соң Алия аны үз тәрбиясенә ала. Ислам бүген Шәмәрдән лицеенда 4 сыйныфта укый. Алия улының яхшы билгеләргә генә укуына, сабыр, тыныч холыклы булуына, бик тәрбияле егет булып үсүенә сөенеп бетә алмый. Ул аның төп яшәешен кайгыртса, башка туганнары финанс ягыннан булышалар. Ислам спортны бик ярата, теннис белән шөгыльләнеп, рес­публика бәйгеләрендә катнаша. Кызы Ания Арча педагогия училищесында белем ала, әнисенең төп киңәшче-ярдәмчесе ул. Алия сеңлесенең икенче улын да үз янына алдырып, тиешенчә аралашу мөмкинлеге белән үстерергә тели. Болар бернинди дә опекунлык рәсмиләштереп түгел, туганнарча, бала язмышын кайгыртып, йөрәк кушуы буенча эшләнә.

- Тормышымда авырлыкларым, язмыш сынаган вакытлар күп булды. Әти-әнием бик иртә, бер-бер артлы вафат булдылар. Мин бу вакытларымда күңел тынычлыгын дингә килеп таптым. Әлхәмдүлиллаһ, яраткан хезмәтемне башкарам. Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлаганнан соң тормышымны мәдәният белән бәйләгән идем, бүген чын мәгънәсендә бу дөньяга чумдым. Хезмәтем, күңелем теләгән эшләр башкаруым миңа көч-дәрт, илһам бирә, - ди ул елмаеп. (Фотолар saby-rt.ru сайтында.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев