Киләчәккә өмет белән...
Тимер конструкцияләрдәнҗиренә җиткереп эшләгән әлеге күпер авылны саф сулы,тәнгә сихәтле чишмә белән тоташтыра.
Инде йортлары сирәгәеп, авылда яшәүчеләр саны 4-5 кенә калып, алары да картаеп барса да, Түлешкә авылы табигатенең гүзәллеге, җиләкле таулары, салкын чишмәләре белән үзенә тартып тора. Чынлап та, талларга сыенып утыручы бу кечкенә авыл бик матур урынга урнашкан: якында гына Мишә елгасы, урман-таулар, көтүлек өчен иркен урыннар.
Авыл тарихына күз салсак, 1770 елда Олы Шыңар авылыннан ике гаилә шушы урынга күчеп киткән. Бу авыл исемендә "Шыңар" сүзен саклаган һәм аны халык икенче төрле "Караңгы Шыңар" дип тә атаган. Тора-бара ул "Түлешкә"дип йөртелә башлый. Заманында бу авыл гөрләп торган: үзенең кибете, клубы, мәктәбе һәм "Салкын чишмә" дип исемләнгән аерым колхозы булган. Ләкин ул да таралып баручы авыллар тарихын кабатлаган, башта бер гаилә шәһәргә күчеп киткән, соңыннан, бәхет эзләп күп кенә яшь гаиләләр шәһәрләргә, зуррак бистәләргә китеп барган. Әкренләп башлангыч мәктәп, клуб ябылган, иң соңгы социаль объект булган кибет 1985 елда эшләүдән туктаган. Туган ягын чын күңелдән яраткан, җиргә береккәннәр, өлкән буын кешеләре генә авылда яшәп калган, шунда гомер иткәннәр. (Дәвамы "Саба таңнары" газетында).
Р.Заһидуллин,
Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев